Авыл кешесенең сорауларына җавап бар: район хастаханәсе җитәкчелеге халыкны кабул итте
Круглое Поле поселогында район хастаханәсе табибы катнашында күчмә кабул итү оештырылды. «Якты юл» газетасы журналистлары да поселокта булып, биредә яшәүчеләрне нинди проблемалар борчый, күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр — шуны белешеп кайтты.
Тукай районында медицинаның ачыклыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы проект — район хастаханәсе җитәкчелегенең авыл халкы белән даими күчмә очрашулары сериясе башланып китте. Шундый беренче кабул итү Круглое Поле поселогында оештырылды. Чараны Тукай үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Рафаэль Шәяхмәтов алып барды.

Татарстанга күчеп килгәнче, Рафаэль Сәгыйтович Уфа шәһәрендә 27 елга якын анестезиолог-реаниматолог булып эшләгән, Благовещенск үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары һәм Балалар республика хастаханәсенең табиб-методисты вазыйфаларында зур административ тәҗрибә туплаган. Алга таба исә, агымдагы елның апрелендә Тукай үзәк район хастаханәсендә үз бурычларын үтәргә керешкән. Мондый даими күчмә очрашуларны башлап җибәрү турындагы карар ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева катнашындагы селектор киңәшмәсеннән соң, хастаханәнең баш табибы белән берлектә кабул ителгән.
Рафаэль Шәяхмәтов сүзләренчә, проблемаларны социаль челтәрләрдән яисә «югарыдан» төшкән шикаятьләрдән түгел, ә турыдан-туры кешеләрнең үзләреннән белергә кирәк. Чөнки җанлы сөйләшү барышында теләсә нинди конструктив мәсьәлә буенча килешергә һәм аны хәл итәргә мөмкин. Алга таба мондый сәфәрләргә хастаханәнең баш табибы да чыгачак.
Халыкны авыл җирлекләрендә кабул итү тәҗрибәсе хәзер атна саен оештырылачак — чәршәмбе көннәрендә Бәтке һәм Күзкәй авылларына бару планлаштырылган инде. Круглое Поледа яшәүчеләр җитәкчегә тар белгечләргә язылу, вакцинация, дарулар белән тәэмин итү һәм СВОда катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр дә махсус журналга теркәлә, ә нәтиҗәләр турында гражданнарга шәхсән яисә телефон аша хәбәр ителәчәк.

Баш табиб урынбасарының кабул итүе белән беррәттән, Круглое Поле амбулаториясендә гадәти дәвалау эшләре дә дәвам итте: монда Бәткедән килгән терапевт, амбулатория кураторы Надежда Григорьева (ул декрет ялындагы табибны алыштыра) һәм фельдшер Резидә Хәммәтова кабул итү алып бардылар. Шулай ук процедура кабинеты да эшләде.

«Авыл халкы юлламалар белән килә, ә без барлык кирәкле уколларны ясыйбыз һәм капельницалар куябыз. Пациентларның яше төрле: яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә бар, ләкин күпчелекне, әлбәттә, өлкәннәр тәшкил итә. Йөрәк авырулары, шикәр диабеты, гипертония белән интегүчеләр бик күп — сәламәтлек белән бәйле проблемалар җитәрлек. Поселогыбыз зур, шуңа күрә килүчеләр агымы да һәрвакыт сизелерлек. Без Круглое Поле, Калинино, Иске Җирекле кебек торак пунктларга һәм шушы тирәдәге авылларга хезмәт күрсәтәбез.
Шәһәрдән табиб киләсе турындагы игъланны алдан ук биргән идек. Бәлки, бүген халыкның шундый күпләп килүе шуңа да бәйледер — кешеләр иртән-иртүк үк чиратка басты. Ләкин без үзебез дә булдыра алганча һәркемгә булышырга тырышабыз. Мәсәлән, кан анализын атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм җомга көннәрендә алабыз. Бу җирле халык өчен бик уңайлы. Анализларны алабыз, шәһәргә җибәрәбез, ә аннан соң пациент кабат безгә килә, нәтиҗәләрне белә һәм биредә үк табиб дәвалау курсын билгели. Ягъни, кешегә анализ тапшыру өчен махсус машина эзләп, турыдан-туры шәһәр хастаханәсенә барып йөрисе түгел», — дип сөйләде фельдшер Резидә Хәммәтова.

«Ярдәм турыдан-туры урында күрсәтелә, беркая да барырга кирәкми. Бу аеруча мөһим, чөнки һәркемнең дә шәһәргә йөрү мөмкинлеге юк. Әлбәттә, ниндидер махсус тикшеренүләр һәм катлаулы анализлар шәһәрдә уздырыла», — дип билгеләп үтә Рафаэль Шәяхмәтов.
Медицина хезмәткәрләре белән аралашканнан соң, без поселок халкы белән дә сөйләштек һәм аларның кабул итүгә нинди проблемалар белән килүен белештек.

«Мине йөрәгем буенча планлы операциягә әзерләнәм, — дип уртаклашты Шамил Надыров. — Госпитализациягә кадәр зур әзерлек этабын узарга кирәк: комплекслы анализлар тапшырырга, УЗИ, КТ һәм башка тикшеренүләр ясатырга кирәк. Биредәге медиклар мине барлык процедураларга да җибәрәләр, мин барысын да бер-бер артлы узам. Бүген соңгы нәтиҗәне алырга килдем — госпитализациягә рәсми юллама бирергә тиешләр. Без биредәге хезмәт күрсәтү сыйфатыннан бик канәгать һәм бернәрсәгә дә зарланмыйбыз».

«Мин бүген шәһәрдән табиб киләсен белми дә идем, — дип сөйли башлады Резидә Тукманова. —Күптәннән битемдәге миң борчый, шуңа күрә дерматологка юллама алырга килдем. Әгәр ниндидер шикләр яисә сораулар туса, безнең медиклар һәрвакыт юл күрсәтәчәк һәм булышачак. Биредә бик әдәпле, игелекле персонал эшли — теләсә нинди проблеманы игътибар белән тыңлаячаклар, кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында дөрес киңәш бирәчәкләр».

Соңыннан без процедура кабинетына кердек.

«Безнең кабинетта медицина манипуляцияләренең бөтен төрләре дә ясала: уколлар ясыйбыз, шулай ук капельницалар куябыз, — дип сөйли процедура шәфкать туташы Раиса Голубкова. — Амбулатория кирәкле җиһазлар һәм дарулар белән тулысынча тәэмин ителгән, барлык кирәкле медикаментлар һәм расход материаллары бездә һәрвакыт җитәрлек. Табибтан юлламасы булган пациент безгә килеп, билгеләнгән дәвалауны ала».
Амбулатория коридорындагы сөйләшүләр дәвам итте. Чират көткән арада, авыл халкы җирле медпункт эше турында фикер алышты, шулай ук үзләренең шәхси тарихлары белән дә уртаклашты.

«Минем тәрбиядә дүрт ялгыз өлкән яшьтәге кеше бар, — дип сөйли социаль хезмәткәр Эльмира Галинурова. — Поселогыбыз гаять зур, монда миннән тыш тагын ике социаль хезмәткәр эшли һәм аларның һәркайсы алты-җиде пенсионерны карый. Биредәге амбулатория безнең тәрбиядәге кешеләр өчен чын коткару булып тора. Өлкән яшьтәге әбиләрне шәһәргә, Тукай үзәк район хастаханәсенә алып бару — кыенлыклар тудыра. Юлга чыгып китәсе, хастаханәгә барып җиткәч әле чиратларда да утырырга туры киләчәк. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу гаять зур йөк, алар моңа чыдый алмый. Хәтта гади диспансеризацияне дә шәһәрдә узу аларның хәленнән килми.
Әлбәттә, хәзер диспансеризациянең беренче этабын, төп анализларны һәм табиб карауны турыдан-туры биредә, урында ук оештыра алабыз. Ләкин рентген кебек тирәнрәк тикшеренүләр өчен барыбер үзәк хастаханәгә барырга кирәк, чөнки кечкенә модульле пунктка катлаулы һәм зур җиһазларны куеп булмый. Поселок тиз үсә, халкыбыз күбәя, шуңа күрә безгә биредә үзенең зур хастаханә кирәк. Бу мәсьәләнең министрлык дәрәҗәсендә хәл ителүен, бездә даими нигездә барлык тар белгечләр, шул исәптән теш табибы кабул итүен һәм һичшиксез физкабинет ачылуын телибез. Каядыр еракка йөрисебез килми, без барыбыз да биредә медицинаның киңәюен көтәбез һәм моңа чын күңелдән ышанабыз».

Шәһәр белгечләренең күчмә кабул итүләре һәм җирле медикларның көндәлек фидакарь хезмәте шуны раслый: сыйфатлы медицина ярдәме, зур каладан никадәр ерак яшәүгә карамастан, һәркем өчен кулай булырга тиеш. Район табибларының һәм шәһәр белгечләренең уртак тырышлыгы йөзләрчә кешенең сәламәтлек проблемаларын тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев