Мәгариф

Татарстанда БДИдан 100 балл җыйган укучыларга акчалата түләү кертелде

Татарстанда 2026 елда БДИдан 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына бер тапкыр акчалата түләү биреләчәк. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган, дип хәбәр итә Татар-информ.

Түләү күләме укучының ничә фәннән максималь нәтиҗә күрсәтүенә бәйле. Бер фәннән 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучысына 15 мең сум биреләчәк. Ике имтиханнан 100 балл җыйганнарга түләү 25 мең сум, ә өч фәннән максималь нәтиҗә күрсәткән укучыларга 35 мең сум тәшкил итәчәк. Шулай итеп, Татарстанда югары нәтиҗә күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларын бер тапкыр акчалата бүләкләү системасы гамәлдә булачак.


Нет комментариев