Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Яз гүзәле» конкурсына фотолар кабул итү дәвам итә

Табигатьнең уяну, күңелләрдә язгы наз яңару чорында без, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә, газетабыз сайтында «Яз гүзәле» фотоконкурсын башлап җибәрдек. Җиңүчебезгә бүләгебез дә әзер - чәй табынына бик матур сервиз һәм Боерганнан шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов биргән тәмле-тәмле чәкчәкләр.

Укучыларыбызны конкурс шартлары белән тулырак таныштырырга телибез.

Конкурсантка 18 яшь тулган яисә өлкәнрәк булырга тиеш. Конкурска җибәрелгән фотоларны редакция газета битләрендә, рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә урнаштырырга хокуклы.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен 20-30 март көннәрендә газета сайтында конкурсантлар исемлеге куелган сораштыруда катнашырга кирәк. Укучылар арасында иң күп тавыш җыйган конкурсантлар арасыннан редакция хезмәткәрләреннән торган жюри, конкурсантлар турында язылган материаллардагы комментарийларны да исәпкә алып, абсолют җиңүчене билгели. Моңа кадәр үткәрелгән конкурслар барышын исәпкә алып, бәхәсле ситуацияләр туган очракта, җиңүчене билгеләү хокукы тулысынча жюри карамагында була.

Тавыш бирү 20 март көнне көндезге 12 сәгатьтә башлана һәм 30 март көнне иртәнге 9да төгәлләнә. Конкурс шартлары нигезендә жюри карамагында берничә кызыксындыру бүләге дә каралган. Җиңүче яисә җиңүчеләр турында мәгълүмат 31 март көнне «Якты юл» газетасында, 1 апрель көнне рәсми сайтта чыгачак.

1нче гүзәлебез - Гөлназ Зарипова. Мәләкәс авыл җирлеге депутаты, «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры. 11 ел инде Иске Җирекле авылында яши. Ике бала анасы. «Мин язны, кояшлы кәефне яратам. Яз безнең күзләребездә очкын кабыза, ә хатын-кызның күзләре янып тора икән, димәк, ул матур», - ди Гөлназ.





2нче гүзәлебез - Илүзә Газизова. Яңа Бүләк авылында яши. Балалар бакчасында эшли. «Яз - иң матур ел фасылы. Чөнки нәкъ менә язда чәчәкләр ата, тирә-юнь яшелләнә, кояш яктырак балкый һәм кәеф тә күтәрелә», - ди Илүзә.






3нче гүзәлебез - Айгүзәл Нуриева. Круглое Поле поселогында яши. 29 ел инде башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. «Бик авыр булса да, үз эшемне нык яратам. Ә конкурс турында газетадан укып белдем һәм катнашырга булдым. Бәлки нәкъ менә мин җиңеп куярмын»,- ди Айгүзәл.








4нче гүзәлебез - Гүзәл Мөхәммәтнәбиева. Кечкенә генә, ләкин бик матур Ташкичү авылында яши. Казан милли тикшеренү техник университетының 1нче курсында укый. «Һәр бәйрәмне, ял көннәрен түземсезлек белән көтәм, чөнки өйгә кайтырга ашкынып торам», - ди Гүзәл.







5нче гүзәлебез - Миләүшә Галиева. Ташкичү авылында яши. «Журналистика» белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта полиграфия дизайнеры булып эшли. «Мин яз кешесе, чөнки апрель аенда туганмын. Күңелемдә дә һәрчак яз минем!», - ди Миләүшә.







6нчы гүзәлебез - Гөлнара Садыйкова. Шилнәбаш авылында яши. «Көз көне тусам да, яз - ул минем иң яраткан ел фасылым. Матурлыкны һәм тирә-ягымда һәр нәрсә матур булуын яратам. Ни генә булса да, мин һәрвакыт елмаеп яшим», - ди Гөлнара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев