Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесенең алтынчы катнашучысы

«Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады: - Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Буш вакытларымда ашарга пешерергә яратам. Балаларым әле хәзер дә иртән уянып китүгә өйдә тәмле-тәмле кабартмалар исе була иде дип, яратып һәм сагынып искә алалар. Бөтен нәрсәне дә пешерә беләм...

«Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова. Ул редакциягә түбәндәге эчтәлекле хат юллады:

- Мин мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Буш вакытларымда ашарга пешерергә яратам. Балаларым әле хәзер дә иртән уянып китүгә өйдә тәмле-тәмле кабартмалар исе була иде дип, яратып һәм сагынып искә алалар. Бөтен нәрсәне дә пешерә беләм дип әйтә алам. Ләкин аеруча да яратып пешерә торганы - бәлеш. Соңгы арада бәлешне борай ярмасы белән пешерәм. Бик тәмле килеп чыга ул, ә иң мөһиме - бик файдалы була. Моннан тыш татар халкының тагын бер табын ашы - чәкчәкне яратып эшлим. Әлеге сыйның үзем генә белә торган кечкенә серләре дә бар. Шуңа карап, минем чәкчәк бик йомшак һәм тәмле килеп чыга. Мин әле тортлар ясарга да яратам. Бер генә бәйрәм дә мин әзерләгән торттан башка үтми. Безнең гаилә тортны сатып та алмый, һәрвакыт үзем пешерәм. Сезгә үзебезнең гаиләдә булган бер матур гадәт турында да сөйләп үтәсем килә. Минем кечкенә оныгым тугач, мин аның бер яшенә кадәр ай саен тортлар ясадым һәм алар белән аны фотога төшереп бардым. 1 яше тулгач, шул фотолардан альбом ясадым һәм бүләк итеп бирдем. Икенче оныгым тугач та, нәкъ шулай эшләдем. Үземә дә рәхәт булды, үзенчәлекле бүләк бирүемә дә куандым. Тортларымның һәрберсен дә үзенә күрә матур итәргә тырышам, аларны мармелад, җиләк-җимешләр, конфетлар, шикәр ширбәте белән бизим.

«Мин иң тырыш хуҗабикә» конкурсына үземнең «Георгин» дип аталган «фирменный» рецептымны җибәрәм. Бу рецептны миңа 90нчы елларда ук апам Германиядән кайткач өйрәткән иде. Бүгенге көндә генә теләгән нәрсәне Интернет аша табып була, ә элеккеге елларда һәр рецептны аерым бер дәфтәргә язып бара идек, бер-беребезгә бирә идек.

Камыр өчен: бер савытка 1 йомырка сытып, яхшылап болгатырга кирәк. Шуңа әз-әзләп 1 стакан шикәр комы, 20 процентлы каймак (250 грамм), әз генә тоз, 1 чәй калагы уксуста сүндерелгән сода, он өстибез. Сезнең токмачка дип ясалган кебек йомшак кына камыр килеп чыгарга тиеш. Шул камырны икегә бүлеп куябыз һәм 15 минутка калдырабыз.

Эчлек өчен: 1 стакан әстерхан чикләвеге, 1 стакан йөзем кирәк.

Крем өчен: 1 кап каймаклы майны туктап тормыйча кабартып, күпертеп җибәрергә кирәк. Соңыннан шуңа әз-әзләп 1 стакан шикәр комы, 1 олы кап (500 грамм) 20 процентлы каймак салабыз. Аннары 1 өлеш камырны алып, шуны җәябез һәм киңлекләре 5-6 см булган буйчыклар (полоски) кисәбез. Шул буйчыкларның уртасына әстерхан чикләвеге салабыз. Алга таба ике ягын тоташтырып бөрәбез һәм килеп чыккан озын буйчыкларны, бөргән ягы белән аска салып, табага тезәбез. Духовкада 7-8 минут пешереп алабыз. Әзер булган буйчыкларны кайнар килеш ромб формасында чәчәк таҗлары итеп кисәбез. Соңыннан камырның икенче өлешен җәябез дә, аның эченә йөзем салабыз. Шулай ук пешереп чыгарабыз.

Әзер булган ромбик таҗларны кремга манып алабыз да, аларны матур савытка чәчәк формасында тезә башлыйбыз.

Әлеге камырдан ике олы тәлинкәдә матур гына тортлар килеп чыга. Мин бер сәгать тортларны сеңдереп торам, соңыннан аны мармелад белән бизәргә керешәм. Торт искитмәле тәмле һәм күз явын алырлык матур була, - диелгән иде Рәмилә ханымның хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев