Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Мин иң тырыш хуҗабикә“ бәйгесенең 7 нче катнашучысы

Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын. Мин Тукай районы Таш-Кичү авылыннан Гимаева Әлфиназ булам. Авыл советында техник хезмәткәр булып эшлим. Минемчә, һәрбер хуҗабикә тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Шулай ук мин дә үземнең гаиләмне төрле тәмле ризыклар белән сөендереп торам. Безнең әни уразада булгач, аеруча да аңа дип төрле ашлар пешерергә тырышам....

Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын. Мин Тукай районы Таш-Кичү авылыннан Гимаева Әлфиназ булам. Авыл советында техник хезмәткәр булып эшлим.

Минемчә, һәрбер хуҗабикә тәмле итеп ашарга пешерергә ярата. Шулай ук мин дә үземнең гаиләмне төрле тәмле ризыклар белән сөендереп торам. Безнең әни уразада булгач, аеруча да аңа дип төрле ашлар пешерергә тырышам. Шулай да камыр ашлары арасыннан иң яратканыбыз пицца булыр. Аны төрле эчлек белән әзерләргә була. Ә мин болай ясыйм. Ачы камырны табага нечкәрәк итеп җәям. Өстенә сарымсак белән томат пастасы бутап сылыйм, аннан ярым ысланган һәм пешерелгән казылыкны (хәләлне генә алам) вак итеп турап салам, помидорны түгәрәкләп тезәм, майонез сөртәм һәм сыр сибеп 180-200 градус кызулыктагы мичкә тыгам. Ашларыбыз тәмле булсын. Өстәлебезгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев