Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Игътибар, бәйге!

«Сыерчыгым, рәхим ит!».

«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан итә. Үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп безнең электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрсәгез иде. Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Сезнең эшләрнең фотолары газетабыз битләрендә һәм сайтыбызда бирелеп барачак. Шулай ук фото белән бергә үзегезнең кайсы авыл мәктәбендә, ничәнче сыйныфта укуыгыз турында да язарга кирәк. Кәрәзле телефоныгызның номерын да күрсәтегез.

Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Беренче урынга  эш кораллары җыелмасы, икенче урынга супер төсле карандашлар , өченче урынга  көнкүрештә иң кирәкле шәп әйберләр  булыр. Болардан тыш җиңүчеләрне фотога төшереп газетабыз битләренә һәм сайтыбызга да  куячакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев