Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Яз гүзәле» конкурсы җиңүчеләре билгеле

Март аенда газетабызның рәсми сайтында, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә, «Яз гүзәле» фотоконкурсы үткәрелде. Инде аңа йомгак ясау вакыты да килеп җитте.

Дөресен әйтик, укучылар бик актив булды, конкурска 14 фото кабул иттек. Аларның һәрберсе сайтыбызда урнаштырылып барды һәм газетабызда да урын алды. Бәйгебезнең иң дулкынландыргыч көннәре, әлбәттә, тавыш бирү вакыты. Конкурсантлардан, аларның җанатарларыннан берничә шелтә дә кабул иттек. Тик сайт администраторы тарафыннан кагыйдә бозу очраклары теркәлмәде. Ни өчен тавыш бирүчеләр бер минут эчендә кинәт артып куя, дигән сорауга ул: «Бәлки программа белән тәэмин ителеш системасындагы тоткарлыктандыр», - дип җавап бирде.

Нәтиҗәдә, «Яз гүзәле» фотоконкурсының җиңүчесе итеп Круглое Поледан Айгүзәл Нуриева танылды. Аңа газетадан супербүләк - чәй сервизы тапшырачакбыз.

Конкурс шартлары буенча кызыксындыру бүләкләре дә каралган иде. «Яз чәчәге» номинациясендә җиңүче - Яңа Бүләк авылыннан Илүзә Газизова. «Конкурста иң күп комментарий җыючы гүзәл» номинациясендә җиңүче - Теләнче Тамактан Эльвина Борһанова. «Иң сихри гүзәл» номинациясендә җиңүче - Яңа поселогыннан Наилә Мәхмүтова. «Тавыш бирү буенча киң география җәлеп иткән гүзәл» номинациясендә җиңүче - Ташкичүдән Миләүшә Галиева. Үзе хәбәр иткәнчә, Миләүшәгә Германия, Һиндстан, Финляндия, АКШтан да тавыш биргәннәр. Сайт администраторы бу мәгълүматны раслады. «Язгы купшылык» номинациясендә җиңүче - Яңа поселогыннан Айгөл Ризатдинова.

Тавыш бирү барышына килгәндә, конкурсантларыбыз нык актив булды. Безнең үзебезгә дә бик күп «Минем өчен тавыш бирегез әле», - дигән хәбәрләр килде. Таныш-белешләрдән дә шул хакта ишеттек.

Җиңүчеләрне дүшәмбе 3 апрель көнне 10.00 сәгатьтә редакциябездә бүләкләү тантанасына көтеп калабыз! Бәйгебезнең иганәчеләре - Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге һәм Боерганнан шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов.

Иртәгәдән сайтыбызда яңа конкурс башлана - «Минем якын дустым» фотоконкурсы. Бәйгегә яраткан җанварларыгыз - эт, песи, тутый кош, ташбака яисә сарык бәтие, колын, бозау һ.б. белән бергәләп төшкән фотоларыгыз кабул ителә. Конкурс шартлары турында тулырак сайттан укыгыз. Катнашырга ашыгыгыз! «Минем якын дустым» фотоконкурсының иганәчесе - «Миңнеханов» КФХ җитәкчесе Минталип Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев