Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» газетасы Яңа ел алды бәйгесе игълан итә

Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан, көтеп алган бәйрәме якынлаша. Кышның иң матур бизәгедер бу бәйрәм - Кыш бабай бүләкләре, чыршысы, мандариннары дисеңме, якты утлар белән бизәлгән урамнар дисеңме.. Һәм ул - үзебезнеке, шуның белән кадерле . Бүгенге нәниләр дә, аларның әбиләре дә чыршы турында шигырьләр сөйләгән ич! Кем белә,...

Балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан, көтеп алган бәйрәме якынлаша. Кышның иң матур бизәгедер бу бәйрәм - Кыш бабай бүләкләре, чыршысы, мандариннары дисеңме, якты утлар белән бизәлгән урамнар дисеңме.. Һәм ул - үзебезнеке, шуның белән кадерле . Бүгенге нәниләр дә, аларның әбиләре дә чыршы турында шигырьләр сөйләгән ич!

Кем белә, Яңа ел үзе - рәхәт, күңеллеме, әллә аңа әзерлек, аны сагынып көтүеме? Һәрхәлдә, безнең редакция әзерлекне башлады инде. Иң беренче булып менә сезгә - укучыларыбызга күчтәнәч - яңа бәйге.

"Кыш бабайга хат" дип атадык без аны. Безнең районда сүзгә уткер, тапкыр, шаян кешеләр яши. Яше-карты шигырь дә яза, такмак та чыгара, мәзәген дә әйтеп бирә. Аларның хатлары да, һичшиксез, үзенчәлекле булачак! Тееләгегезне үти алса, сез аннан нәрсә сорар идегез?

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә.

Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, шулай да хат астындагы сезнең фикерләрегезгә дә колак салачакбыз.

Хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев