Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Редакция бәйгеләре

«Якты юл» газетасы сайтында өр-яңа бәйге игълан итәбез

«Минем якын дустым» дип атала ул. Бүләкләребез дә әзер. Бу юлы без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев. Укучыларыбыздан килгән шелтәләр, теләк-тәкъдимнәрне дә искә алып, бу юлы конкурсыбыз шартларын катлауландырдык. Фотоларның үзенчәлекле булуын да истә тотачакбыз. Ягъни эт-мәчеләр...

«Минем якын дустым» дип атала ул. Бүләкләребез дә әзер. Бу юлы без дүрт җиңүчене билгеләячәкбез. Шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә каралган. Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев. Укучыларыбыздан килгән шелтәләр, теләк-тәкъдимнәрне дә искә алып, бу юлы конкурсыбыз шартларын катлауландырдык. Фотоларның үзенчәлекле булуын да истә тотачакбыз. Ягъни эт-мәчеләр генә түгел, ә авыл хуҗалыгындагы башка җанварлар белән дә фотога төшегез. Мәсәлән, кәҗә, сарык бәтиләре, куяннар, атлар, сыерлар һ.б. Конкурс исә 3 этапта узачак:

1. Фотолар кабул итү - 20 апрельгә кадәр.

2. Фотолар өчен сайтта тавыш бирү - 21 апрельдән алып 2 майга кадәр (сәгать 9.00да төгәлләнә).

3. Иң күп тавыш җыйган берничә конкурсантны аерып алып, алар арасында өстәмә иҗади конкурс үткәрү - 2-12 май көннәре.

Конкурска йомгак 13-16 май көннәрендә ясалачак.

Шунысын да искәртик: бу юлы конкурсантларның фотоларына комментарийлар калдыру да өстәмә балл булып исәпләнәчәк. Һәр комментарий - 10 балл. Комментарийларны сайтта, тавыш бирү башланганын көтмичә, бүгеннән үк калдырырга була.

Конкурска кабул ителгән фотоларга таләпләр: фотода конкурсант үзе һәм аның яраткан дусты - нинди дә булса җанвар булырга тиеш. Мәсәлән, эт, мәче, ташбака һ.б. Фотоларда 18 яшькә кадәрге бала булса, ул фотоны конкурска баланың әнисе яисә әтисе тапшырырга тиеш. Фото белән бергә конкурсант үзе турында кыскача мәгълүмат бирә: исем, фамилия, яшәү урыны, яше, шөгыле, фотодагы җанварның кушаматы һәм конкурсант белән элемтәгә керү өчен телефон номеры (анысы редакция өчен генә).

Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә фотолар конкурска кабул ителми. Конкурсның тулы нигезләмәсе белән сез газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев