Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Әниләргә мәдхия – Яңа Мусабайдан Фелүрә Зарипованы кызы Гөлфирә тәбрик итә

1937 елның 10 декабрендә Тукай районы Хуҗи авылында ике малай янына, әти-әнисен сөендереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ул кечкенә кызчыкка Фелүрә исеме кушалар. Бу Фелурә исемле кызчык - минем әнкәем. Алтыным, газизем, сине чын күңелдән әниләр көне белән тәбрик итәм. Әнкәй, син дүрт балаңа яшәү бүләк иттең. Ләкин,...

1937 елның 10 декабрендә Тукай районы Хуҗи авылында ике малай янына, әти-әнисен сөендереп, бер кыз бала дөньяга аваз сала. Ул кечкенә кызчыкка Фелүрә исеме кушалар.

Бу Фелурә исемле кызчык - минем әнкәем. Алтыным, газизем, сине чын күңелдән әниләр көне белән тәбрик итәм. Әнкәй, син дүрт балаңа яшәү бүләк иттең. Ләкин, ни кызганыч, бер кызың Фидәния апам 13 яшендә, юл фаҗигасенә очрап, арабыздан мәңгелеккә китте. Әнкәй ул вакытта йөрәккәең ничек түзгәндер! Синең олы йөрәкле булуыңа без бик сокланабыз. Гомер юлың - якты өлге синең. Нинди генә авырлыклар килсә дә, син аларны җиңә киләсең. Кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Син безнең таянычыбыз да, киңәшчебез дә, иң ышанычлы кешебез дә, әнкәй. Синең киң күңелеңдә сыенып, акыллы киңәшләреңне тыңлап тагын бик күп еллар яшәргә насыйп булса иде әнкәй! Киләчәктә саулык-сәламәтлек белән балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, бәхеттә-куанычта яшәргә язсын. Борчулар туса да, шатлыгым булса да, сиңа киләм, әнкәем. 47 яшьтә булсам да, мин синең бәбкәең. Кызың Гөлфирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев