Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Минем яраткан дустым» бәйгесенең икенче этабы башланды

Бер ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Бәйгедә төрле авыл җирлекләреннән булган 14 кеше катнашты. Дөресен әйтергә кирәк, бәйгебез бик киеренке барды. Шелтәләр, теләк-тәкъдимнәр белән редакция телефонына күп шалтыратулар кабул иттек. Әле тагын конкурс таләпләренә туры килмичә, аның нигезләмәсен бозып, тавышларны арттырып «накрутка» ясаучы...

Бер ай дәвамында газетабыз сайтында (tukai-rt.ru) «Минем якын дустым» дип аталган фотоконкурс барды. Бәйгедә төрле авыл җирлекләреннән булган 14 кеше катнашты. Дөресен әйтергә кирәк, бәйгебез бик киеренке барды. Шелтәләр, теләк-тәкъдимнәр белән редакция телефонына күп шалтыратулар кабул иттек. Әле тагын конкурс таләпләренә туры килмичә, аның нигезләмәсен бозып, тавышларны арттырып «накрутка» ясаучы бер катнашучыбыз бәйгедән төшеп калды. «Накрутка» ясаганын редакциянең веб-мастерлары да раслады. Аннары исә бәйгебезнең тагын ике катнашучысы өчен «накрутка» ясау ачыкланды. Монда редакция хезмәткәрләре барлык комментарийларны карап чыгып, үзенең нәтиҗәсен чыгарды. Белоустан булган Булат Кәримов өчен дә, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин өчен дә туганнары, дуслары, якыннары чын мәгънәсендә җан атып торды. Сайтта калдырган комментарийлар моны раслады. Без ул катнашучыларны конкурстан чыгармадык.

Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләрен бүген үк әйтә алабыз, алар - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов. Әлеге балаларның комментарийлары да, караулары да (сайттагы просмотрлар), тавышлары да иң күп дип ачыкланды. Безгә бу балаларның җибәргән фотосурәтләре дә ошады, без аларны бик үзенчәлекле дип таптык. Әйтик, Булат Кәримов бик матур итеп Вольт исемле песие белән төшкән, Ваня Солдатенко яратып Гришка исемле дуңгызын кочып тора, Булат Гайнетдинов Пәри исемле атына атланган, Әмил Мәрдәмшин Крепыш исемле песиен кочып тора, Диләрә Гыймаева йомры дуслары - чебешләре белән мәш килә, Ралинә Садриева бик саклык белән, ипле генә итеп Җәфа исемле сарык бәтиен имезеп утыра. Бу балаларга «Афәрин!» димичә, ни дисең тагын?! Алар өчен җан атучылар бигрәк тә тырыштылар, сайтта күп итеп комментарийлар калдырдылар.

Хөрмәтле финалга чыккан конкурсантлар! Бүгеннән без сезгә «Минем якын дустым» фотоконкурсының икенче этабында катнашырга тәкъдим итәбез. Сезгә дусларыгыз турында кечкенә генә инша язып җибәрергә кирәк булачак. Аларны yakti.ul76@gmail.com электрон почтасына җибәрергә туры киләчәк. Моннан тыш рәсми сайтны да карап баруыгыз сорала, анда биремнең икенче өлеше урнаштырылачак. Иҗади конкурс бәйгесенә иншалар 10 майга кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак 13-16 май көннәрендә ясалачак. Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев