Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Редакция бәйгеләре

«Минем якын дустым» бәйгесенә иншалар кабул итәбез

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз! Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләрен бүген үк әйтә алабыз, алар - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов. Газета битләре аша...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хөрмәтле финалга чыккан нәни дусларыбыз!

Әйтеп киткәнебезчә, «Минем якын дустым» фотоконкурсы берничә этапта үткәреләчәк. Беренче этап җиңүчеләрен бүген үк әйтә алабыз, алар - Белоустан Булат Кәримов, Югары Байлардан Әмил Мәрдәмшин белән Ралинә Садриева, Ташкичүдән Диләрә Гыймаева, Кнәздән Ваня Солдатенко һәм Иске Абдулдан Булат Гайнетдинов.

Газета битләре аша финалга чыккан балалардан инша язуларын сорадык. Дүрт аяклы дуслар турында язылган иншалар 10 майга кадәр yakti.ul76@gmail.com электрон адресына кабул ителә. Без аларны рәсми сайтка урнаштырабыз. Шунда исә икенче этапның икенче биременә старт бирелә. Инша астына сезгә комментарийлар калдырырга туры киләчәк. Комментарийларның бөтенесе дә сайтка чагылып барачак. Җиңүчене комментарийларга карап билгелибез. Иң үзенчәлекле комментарийларга - аерата да игътибар биреләчәк.

Финалга чыгучыларның кайсысы җиңүче булачак - бу газеа укучыларыбызның актив булуларыннан тора. Комментарийлар калдырыгыз, җиңүчеләрне бергә билгелик.

Конкурска йомгак 13-16 май көннәрендә ясалачак.

Иганәчебез - «АТП Чаллы» җәмгыяте җитәкчесе, эшмәкәр Хәмзә Миннебаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев