Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Көзге муллык»: 19 нчы конкурсант Гөлсинә Гәрәйшина

Газета укучыларыбызның аеруча да яратып, «тәмләп», үзебезчә якын итеп исәнләшеп керүләре - җаннарыбызга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Сәет авылыннан ук килгән Гөлсинә апа Гәрәйшина белән дә нәкъ шулай булды. «Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?» - дип килеп керде ул безнең янга. Тиз генә хәл-әхвәлләрне белешкәч, бәйгедә катнашырга...

Газета укучыларыбызның аеруча да яратып, «тәмләп», үзебезчә якын итеп исәнләшеп керүләре - җаннарыбызга әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек бирә. Сәет авылыннан ук килгән Гөлсинә апа Гәрәйшина белән дә нәкъ шулай булды. «Кызлар, исәнмесез! Хәлләрегез ничек? Нинди яңалыкларыгыз бар?» - дип килеп керде ул безнең янга. Тиз генә хәл-әхвәлләрне белешкәч, бәйгедә катнашырга теләген белдерде Гөлсинә апа. Ул да түгел, пакеттыннан берәм-берәм үзе үстергән кишерләрен чыгарып күрсәтә дә башлады. «Быел кишеребез уңды, Аллага шөкер. Әллә нинди олылары, чуклылары бар. Гап-гади үзем ясаган орлыктан үсеп чыкты бу табигать могҗизалары. Аларны казып алганда да, аеруча сак кыландык. Ни дисәң дә, үзебезнең бакчада, бер нинди химикатсыз үскән яшелчәләр бит», - дип сөйләде Сәет авылының ветераннар советы рәисе булып эшләүче Гөлсинә апа Гәрәйшина. Без аның үзен, аның яшелчәләрен бик теләп фотога төшереп алдык һәм «Көзге муллык» конкурсының чираттагы катнашучысы итеп куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев