Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Иң тырыш хуҗабикәләрне Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге бюро утырышында бүләкләделәр

Бүген редакциябезгә кунаклар җыйдык. Кунакларның да ниндиләре генә - газета оештырган "Мин иң тырыш хуҗабикә" бәйгесе катнашучылары. Чәй табынында аларның һәрберсенә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Минталип Миңнеханов, бәйгебезнең иганәчесе, хуҗабикәләрне нурлы дип тә атады. - Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша бит. Сез тәкъдим иткән аш-су рецептлары чыннан да...

Бүген редакциябезгә кунаклар җыйдык. Кунакларның да ниндиләре генә - газета оештырган "Мин иң тырыш хуҗабикә" бәйгесе катнашучылары. Чәй табынында аларның һәрберсенә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Минталип Миңнеханов, бәйгебезнең иганәчесе, хуҗабикәләрне нурлы дип тә атады.

- Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша бит. Сез тәкъдим иткән аш-су рецептлары чыннан да мәхәббәткә илтә торган ризыклар. Тырыш хуҗабикәле өйдә нур балкып тора, - диде Минталип Исмәгыйлевич.

Абсолют җиңүчебезгә бүләкне дә иганәчебез үзе тапшырды. Рәмилә Фәрахова бүгенге көндә укучылары белән Санкт-Петербургта экскурсиядә, шуңа күрә тантанага аның хәләл җефете Фәнис Вәзирович килде. Минталип Исмәгыйлевич, пешкән ризык тозлырак булса да ай-яй тәмле булган дип ашыйбыз бит без, дип шаяртып та алды.

Редакциябезгә кунакка килгән һәр хуҗабикә татарларга хас юмартлык белән буш кул килмәгәннәр, һәрберсе үз күчтәнәчен өстәлгә чыгарды.

Гореф-гадәтләребезне, буыннан-буынга күчеп килгән матур йолаларыбызны саклап калуда, аларны бала-оныкларыбызга өйрәтүдә хатын-кызларның роле аеруча зур. Йорт учагын саклап торучы, сабыйларны милли рухта үстерүче, тәрбияләүче - ул әни кеше. Шуңа әлеге конкурсның әһәмияте зур булды. Аш-су осталыкларына багышланган конкурсларны алга таба да уздырырга ниятлибез. Бәйгенең шартларына килгәндә исә, дөресен әйтик, кайбер ризасызлыклар да ишетергә туры килде. Тик редакция коллективы әлеге бәйгене моңанчы уздырылганнарыннан иң гаделе дип саный. Тавыш бирү белән җиңүче билгеләнгәндә бик күп шелтәле хатлар килә иде. Барысында да бер үпкә: "Катнашучыларның тавышларын махсус программа белән әйләндерәләр". Тик без моны раслый алмадык, сайт администраторы тикшерүендә барысы да дөрес иде. Ә комментарийлар язганда исә берничек тә ялган тавыш җыю мөмкинлеге юк. Киләсе бәйгебезне "Вәринҗә-шоу" дип уздырырга ниятлибез. Монысында бәлки, комментарийлар белән бергә, тәмлетамак ир-егетләрдән торган махсус жюри билгеләп, дегустация дә ясарбыз.

Ни генә булса да, кадерле укучыларыбыз, сезнең белән кызыклы һәм файдалы уеннарны уздыруны дәвам итәчәкбез.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе, газета баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева да бу турыда үз фикерен әйтте һәм хуҗабикәләргә ихластан рәхмәт белдерде. Бюро утырышында бәйгедә катнашкан хуҗабикәләргә йортта кирәкле бүләкләр - тастымаллар һәм тәмле рецептларны язып барырга блокнотлар тапшырылды. Утырышта шулай ук районның милли җәмәгатьчелеге катнашты. Гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыруда актив эшчәнлек алып барганнары өчен Рәзинә Сәетгәрәева һәм Резедә Мәүҗетовага Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Татар конгрессының август аенда узачак, бөтен дөнья татарларын бер учка җыйнап, борчу-шатлыкларны уртага салып сөйләшә торган съезды алдыннан район җәмәгатьчелеге шулай ук милли мәгариф турында да фикер алышты.

Бәйгедә катнашкан хуҗабикәләр шушындый бәйге оештыруыбыз өчен газета коллективына, бүләкләр әзерләүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен фермер Минталип Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе Инзилә Әхмәтгәрәевага рәхмәт әйттеләр, алдагы бәйгеләрдә дә бик теләп катнашачакларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев