Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Сорау-җавап

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Әгәр кеше шәһәргә күчеп яши башлый икән, аның авыл стажы өчен арттырылып бирелә торган пенсиягә хокукы сакланамы?
Җавап: 30 елдан ким булмаган авыл хуҗалыгы стажы булган, авыл җирлегендә яшәгән затларның картлык буенча иминият пенсияләренә 25 процент акча өстәлә. Кеше авылдан күченә икән, аңа өстәмә түләү бирелми. Күченүнең сәбәбенә бәйсез рәвештә, өстәмә түләү туктатыла. Шулай итеп, өстәмә түләү алуга хокук югала. 

Сорау: Әгәр пенсия яшенә җитеп тә, стажны һәм пенсия коэффициентын җыймаган очракта нишләргә?
Җавап: Бу вакытта кешегә социаль пенсия исәпләнә. Әгәр пенсия коэффициенты һәм стаж бераз гына җитми икән, эшкә урнашып, аларны тутырырга була. Моннан тыш, бу мәсьәләне киләчәк пенсия счетына ирекле пенсия взнослары кертеп хәл итәргә мөмкин. Пенсия взносын үзең өчен дә, башка кеше өчен дә кертергә була. Моның өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә ирекле рәвештә акча кертү турында гариза белән Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта пенсия коэфффициентлары иминият взнослары суммасыннан чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта һәр ел өчен стаж бер календар елдан яисә взнос кертә башлаган чордан артык була алмый. 

Сорау: Үзмәшгуль гражданнарга пенсия ничек исәпләнә?
Пенсия үзмәшгуль кешенең Пенсия фондына иминият кертемнәре түләвенә яки түләмәвенә карап билгеләнә. Гомуми кагыйдәләр буенча, үзмәшгульләр Пенсия фондына иминият взнослары кертүдән азат ителә. Шулай булгач, аларга пенсия коэффициентлары һәм стаж да исәпләнми. Әгәр инде үзмәшгуль гражданин ирекле пенсия иминиятендә катнашса һәм акча кертеп барса, бу чор пенсия стажына исәпләнәчәк һәм кертелгән суммадан чыгып пенсия коэффициенты билгеләнәчәк.


Сорау: Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта ана капиталы акчасының күпме калганын белеп буламы?
Җавап: Ана капиталы акчаларының күпме калганлыгы турындагы мәгълүматны Фонд сайтында (pfr.gov.ru) шәхси кабинетка кереп, Федераль регистрдан белешмә соратып алу юлы белән белеп була. 

Сорау: Ана капиталы алуга гариза язу өчен әни кеше пенсия фонды бүлегенә үзе дә барырга тиешме, әллә ире барса да җитәме?
Җавап: Гаризаны законлы вәкил дә бирә ала. Ул сезнең ирегез дә булырга мөмкин. Моның өчен сертификатны алуга ышаныч кәгазе язарга һәм аны нотариуста раслатырга кирәк. Шулай ук гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев