Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукайлылар җәйге ялны Болгарда үткәрә

«Болгар-Туган тел» аланы финишка якынлаша, - дип хәбәр итәләр Болгардан Новый поселогы мәктәбе укучылары Рената Салихова һәм Наилә Гәрәйшина. Әлеге аланда алган тәэсирләр искиткеч! Ходайның һәр бирмеш көне кызыклы очрашулар,бәйгеләр,экскурсияләр белән истә калыр. Әйдаманнар безне рухи яктан та,мәдәни яктан да,физик яктан да үсештә булсыннар өчен бик нык тырыштылар. Үзебез дә...

«Болгар-Туган тел» аланы финишка якынлаша, - дип хәбәр итәләр Болгардан Новый поселогы мәктәбе укучылары Рената Салихова һәм Наилә Гәрәйшина.

Әлеге аланда алган тәэсирләр искиткеч! Ходайның һәр бирмеш көне кызыклы очрашулар,бәйгеләр,экскурсияләр белән истә калыр. Әйдаманнар безне рухи яктан та,мәдәни яктан да,физик яктан да үсештә булсыннар өчен бик нык тырыштылар. Үзебез дә читтә калмадык: журналистлар да булып карадык, алып баручы ролендә дә сыналдык. Сабантуй мәйданында туйганчы ярыштык.

Кичке Болгар тынлыгында композитор Эльмир Низамов башкарган көйләр бөтенләй башкача яңгырый икән!Башкалабыздан безнең аланыбызга көн саен кызыклы шәхесләр кунакка килеп торды. Милли чәчәкләр студиясе"ннән Гөлнар Фәйзрахманова - административ эшләре директоры һәм Диләрә Гадеева - шеф-флорист.
Рамил Агдеев - "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" татар лига җитәкчесе.
Рүзәл Әхмәдиев - "Болгар-Туган тел 2017" мәдәни юнәлеш директоры, "Axelle" төркеменең гамәлгә куючыларының берсе.
Ильяс Гафаров - "Yummy music" студиясен (инди-лейбл) гамәлгә куючы һәм җитәкчесе.
Артур Шайдуллин - "Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры" актёры.

Ә борынгы Болгарның хәзергесен күрү, аның белән якыннанрак танышу искиткеч, дуслар.Хан төрбәсендә каләм белән язу буенча мастер-класс күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.. Ни кызганыч, смена ахырына якынлаша...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев