Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тукайлылар Парламент дәресендә катнашты

Тукай районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашып, «Парламент дәресе - 2017»дә катнашты.

Дәүләт Советында үткәрелгән «Ачык ишекләр көне» республиканың «Стратегия - 2030» программасын пропагандалауга багышлап уздырылды. Тукай районыннан әлеге чарада Биклән мәктәбеннән Ләйсән Абдуллина һәм Бәткедән Розалия Әбсәләмова катнашты. ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Парламент дәресен үткәрүдәге оештыру һәм методик сорауларга багышланган әлеге семинар тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен үткәрелде. Аны Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова алып барды.

Семинарда шулай ук ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Ул, «Стратегия - 2030»ның төп бүлекләре турында сөйләп, укытучыларны парламент дәресләре вакытында әлеге программаның төп максаты - кеше капиталын саклау һәм арттыру икәнлегенә басым ясарга чакырды. Фәрит Мөхәммәтшин исә укытучыларның игътибарын мәктәпнең тәрбияви функциясен күтәрү зарурлыгына юнәлтте. Соңыннан семинарда катнашучылар алдында Премьер-министр урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. Ул республикада белем бирү системасы үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Тукай районы укытучылары Ләйсән Абдуллина белән Розалия Әбсәләмова үзләренең хис-кичерешләрен «Якты юл» газетасы белән уртаклаштылар. «Шундый очрашуда катнашу безгә дәресләрдә эш юнәлешен билгеләве белән дә әһәмиятле булды», - диделәр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев