Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда 325 көллият һәм техникум студентына уку хакының 30 проценты кире кайтарылды

Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 325 студентка уку хакының өлешчә компенсациясе бирелде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәм Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Республикада урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучы 325 студентка уку хакының бер өлеше компенсацияләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге ярдәм чарасы 2025 елның 1 сентябреннән башлап Татарстан көллиятләре һәм техникумнарында мәгариф хезмәтләре өчен түләнгән сумманың 30 процентка кадәрен каплауны күздә тота.

Компенсациягә түләүле укуга шартнамә төзегән 23 яшьтән өлкәнрәк булмаган студентлар, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениесендә балигъ булмаган баласының укуы өчен шартнамә төзегән күпбалалы ата-аналар яки уллыкка алучыларның берсе дәгъва итә ала. Моның өчен Татарстан территориясендә даими яшәү, шулай ук салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлар булмау шарт.

Әлеге чара «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәм Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев