Кече Шилнә авылы мәктәбендә канникуллар вакытында да балалар тавышы тынмый. Биредә «Дуслык» мәктәп яны лагере эшли. 42 укучы ялларны таныш сыйныфларда үткәрә. Лагерьдә 3 отряд оешты. Балалар 6 әйдаман карамагында. Алар укытучылар белән берлектә укучыларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен тырыша. - Һәр көнне кызыклы вакыйгага, яки шөгыльгә...
Кече Шилнә авылы мәктәбендә канникуллар вакытында да балалар тавышы тынмый. Биредә «Дуслык» мәктәп яны лагере эшли. 42 укучы ялларны таныш сыйныфларда үткәрә.
Лагерьдә 3 отряд оешты. Балалар 6 әйдаман карамагында. Алар укытучылар белән берлектә укучыларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен тырыша.
- Һәр көнне кызыклы вакыйгага, яки шөгыльгә багышлыйбыз. Россия, сәламәтлек, иҗат көнннәрен уздырдык инде. Моннан тыш балалар белән актуаль темаларга әңгәмәләр корабыз - дип сөйли «Дуслык» мәктәп яны лагере директоры Людмила Рулёва.
Укучылар рәсем ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша, өстәл уеннары уйный, дип хәбәр итә Кече Шилнә авылы мәктәбе укучысы Динара Муськина.
Нет комментариев