Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иң заманча мәктәп 

«Заманча мәктәп» федераль программасы кысаларында Россия авылларында һәм кече шәһәрләрдә «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдыру каралган. Аның төп максаты – авыл җирлекләрендә мәктәпләрнең җиһазланылышын шәһәрнеке дәрәҗәсенә күтәрү. Үткән елның ноябрь аенда Бәтке һәм Князево гомумбелем бирү мәктәпләре директорлары Раушания Шаһимәрдәнова һәм Елена Крупнова Мәскәүдә «Үсеш ноктасы» үзәге бөтенроссия форумында катнаштылар. 

Декабрьдә Бәтке мәктәбендә цифрлы һәм гуманитар профильдәге «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. 
Әлеге мәктәп районда ике ел рәттән «Күчмә кубок»ка ия булды. Рейтингка бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре, фән олимпиадаларында призлы урыннар алу, кадрлар белән тәэмин ителеш, укытучыларның мәгариф буенча төрле дәрәҗәдәге грантлар отуы йогынты ясый. Уңышка ирешүнең төп сәбәбе – педагоглар коллективының югары дәрәҗәдә профессиональ һәм бердәм булуында. 
Халык: «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди. «Үсеш ноктасы» үзәге ачылу – укытучылар һәм укучыларның бердәм тырышлыгы белән ирешелгән уңышларының нәтиҗәсе. Мәктәп директоры Рушания Шаһимәрдәнова: «Илкүләм проектлар кысаларында авыл мәктәпләрен заманча җиһазлау, яңа технологияләр буенча укыту эше башланды. Без – беренче карлыгачлар», – дип ассызыклый. 
«Үсеш ноктасы» үзәге цифрлы, табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлешләрнең төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын үстерү һәм тормышка ашыру максатларын күздә тота. Үзәк әлеге программаларны үзләштерүне тәэмин итә торган технологияләрне, яңа методларны кертү өчен кулай. Үзәктә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, кызлар һәм малайлар өчен аерым дәресләр үткәрелә торган ике технология кабинетына һәм рекреациядә урнашкан шахмат зонасына 1 млн 96 мең 230 сумлык ремонт ясалган. Информатика кабинетына зур интерактив комплекс һәм хисаплау блогы, укучылар өчен ун данә һәм укытучыга ноутбук кайтарылган. 
Технология дәресләрендә укучылар 3D принтерында махсус пластик материалдан  дәресләрдә куллана алырлык модельләр ясыйлар. 11 сыйныф укучысы Дамир Хуҗәхмәтов: «Үсеш ноктасы» гамәлгә кергәч дәресләр кызыклырак була башлады. Тәнәфесләрне дә файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге туды – шахмат зонасында һәрвакыт кеше күп. Технология дәресләрен аеруча көтеп алабыз. Мәктәбебез шәһәрнекеләрдән калышмый», – ди. Технология укытучысы Венера Ибраһимова укучысының сүзләрен җөпләп: «Кабинетка җиһазларның, инструментларның иң сыйфатлысы кайтарылды. Күпспектрлы эш башкару өчен күпфункцияле инструментның булуы гына да ни тора! Күпфункцияле корал агач, тимер, пластикны шомарту, кисү, гравировкалау, фрезерлау өчен файдаланыла. Аккумуляторлы дрель-винтоверт, бораулау җыелмасы, запас стержены булган клей пистолеты, цифрлы штангенциркуль, электр лобзигы һәм кул лобзиклары, канцелярия пычагы, тагын әллә ниләр. Бу җиһазларның булуы дәресләрне кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрүдә зур роль уйный», – ди. Квадрокоптер белән мавыккан 11 сыйныф укучысы Степан Мишагин: «Информатика классындагы яңа компьютерлар һәм интерактив сенсорлы панель кайтарылгач, компьютерда эшләү буенча яңа күнекмәләр алу мөмкинлеге туды. «Үсеш ноктасы» программасы буенча мәктәпкә кайтарылган җиһазлар укучыларның белем дәрәҗәсе күтәрелүгә этәргеч булачак», – ди. 
Үзәктә балаларга белем бирү белән беррәттән тормышта еш очрый торган катлаулы хәлләрдә югалып калмаска өйрәтү өчен дә шартлар тудырылган. Тормыш иминлеге нигезләре фәне укытыла торган кабинетка заманча җиһазлар кайтарылган. Йөрәк-үпкә реанимациясе ясау өчен тренажер-манекен һәм коврик, җәрәхәтләнгән, травма ясалган һәм бозылган урыннарны имитацияләгән җыелма, баскычлы шина, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен җыелмалар – барысы да экологик яктан чиста материаллардан ясалган. Тормыш иминлеген кайгыртырга өйрәтүче дәресләрдә укучылар беренче медицина ярдәме күрсәтергә, сәламәтлекне сакларга өйрәнәләр. «Үсеш ноктасы» программасы буенча дүрт кабинетка һәм шахмат зонасына кайтарылган заманча җиһазлар 2 млн 530 мең 161 сумга төшкән. Педагоглар заманча җиһазлар, инструментлар белән эшләргә өйрәнү өчен курслар үткәннәр. Технология укытучысы Венера Ибраһимова Яр Чаллыда «Кванториум» технопаркы базасында укулар узды. Информатика укытучысы Андрей Лысенков Түбән Камада белемен күтәрә. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Надежда Карпова Түбән Новгород шәһәрендә укып кайткан. Педагоглар Венера Ибраһимова, Андрей Лысенков, Гөлия Мотаһирова, Алена Мохото онлайн режимда күнекмәләр ала. Белем бирү программаларының фокусы – заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен алуга, сыйфатлы белем бирүгә юнәлтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев