Быел укучылар БДИны яхшырак тапшырган
Рособрнадзор рус теле, әдәбият, тарих һәм химия фәннәре буенча БДИның беренче нәтиҗәләрен игълан итте. Рус теле буенча нәтиҗәләр хәтта көтелгән вакыттан иртәрәк тә билгеле булды.
Әлеге дүрт фән буенча уртача баллар узган ел белән чагыштырганда 2–3 баллга арткан, дип яза «Российская газета» Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский сүзләренә таянып.
Шулай ук быел имтихан биремнәренең алдан интернетка чыгу очраклары теркәлмәгән. БДИның төп имтиханнары инде тәмамланып килә, алда информатика һәм чит телләрнең телдән өлеше генә калды.
Круглинский сүзләренчә, Рособрнадзор белгечләре имтихан башланганчы интернетта чын биремнәр пәйда булу-булмавын даими күзәтеп тора. Быел мондый фактлар ачыкланмаган.
Имтиханнан соң интернетта кайчак аерым биремнәрнең фотолары пәйда була. Аларны кайбер катнашучылар яшерен рәвештә алып керелгән телефон ярдәмендә төшерә. Әмма мондый очраклар материаллар таралу дип саналмый. Кагыйдә бозучылар тиз ачыклана, аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла, ә БДИны яңадан бары тик бер елдан соң гына тапшырырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев