Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны яклау көнендә Тукай районында мәктәп яны лагерьлары ишекләрен ачты + "Чемпион" лагереннан фоторепортаж

Балаларны яклау көненә бүләк итеп, бүгеннән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк. Калмия мәктәбе базасында эшләгән «Чемпион» хәрби-патриотик лагеренда исә бүген ябылу тантанасы. Анда инде 10нчы сыйныф егетләре 26 майда ук җыелганнар иде. Биредә 25 яшүсмер хәрби-спорт юнәлешендә шөгыльләнде. Берничә көннән, 5...

Балаларны яклау көненә бүләк итеп, бүгеннән 21 авылда мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Быел аларга район буенча 754 укучы йөриячәк.

Калмия мәктәбе базасында эшләгән «Чемпион» хәрби-патриотик лагеренда исә бүген ябылу тантанасы. Анда инде 10нчы сыйныф егетләре 26 майда ук җыелганнар иде. Биредә 25 яшүсмер хәрби-спорт юнәлешендә шөгыльләнде.

Берничә көннән, 5 июньнән, барысы 60 баланы берләштергән «Балкыш» лагере үз эшен башлаячак. Быелга әле ул элеккеге урынында - Новотроицкое мәктәбе базасында калачак. «Балкыш» 22 июньгә кадәр эшләр дип планлаштырыла. Биредә ремонтны башлау лагерь тәмамланганнан соң көтелә.

19-25 июнь көннәрендә Яңа поселогында «Робинзон» лагере үз эшен башлаячак. Анда 25 бала туристлык юнәлешендә шөгыльләнәчәк.

Күзкәй, Кече Шилнә һәм Түбән Суыксу авылларында җәй көне ял һәм хезмәт лагерьлары эшләячәк.

Җәйге чорда 65 укучыны эшкә урнаштыру планы куелган. Бүген кайсы оешманың күпме баланы эшкә алу мөмкинлеге билгеләнә, исемлек туплана.

Бүген шулай ук районның балалар бакчаларында нәниләрне котлап бәйрәм тантаналары үтә. Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә, һәр елдагыча, зур чара уздырыла. Тантанадан соң биредә тәрбияләнүче балалар өч айга өйләренә тарала.

Иртәгә исә Мәләкәс авылында традиция буенча инвалидлар Сабантуе уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев