Һәр уңыш артында - укытучы хезмәте
Җәйнең беренче ае чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча җаваплы чор. Мәктәптә еллар буе тупланган белемнең, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсен күрсәтер вакыт җитә. Бу көннәрдә укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре һәм укытучылары да дулкынлана.
Безнең гаилә өчен дә хәзер шундый мизгелләр. Уртанчы кызыбыз Әминә быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый һәм дәүләт имтиханнарын тапшыра. Җиденче сыйныфка кадәр ул Круглое Поле мәктәбендә белем алды. Андагы укытучыларның игътибарын, җылысын һәм ярдәмчел карашын тоеп үсте. Бүген дә Әминә үзенә белем һәм тәрбия биргән укытучыларын ихлас рәхмәт сүзләре белән искә ала.
Сигезенче сыйныфтан ул Чаллы шәһәрендәге М.Вахитов исемендәге татар гимназиясендә укый башлады. Гимназия директоры Лиза Рихман кызы Нәбиуллина кызыбызны җылы итеп каршы алды, аңа ышаныч белдерде, бернинди икеләнүсез кабул итте. Шуның өчен без аңа чын күңелдән рәхмәтлебез. Яңа мәктәпкә күчү, таныш булмаган мохиткә эләгү һәр бала өчен дә зур сынау. Әмма борчылуыбыз юкка булды. Класс җитәкчесе Зөлфия Мөхәммәтнур кызы Әминәне үз кызыдай кабул итте. Ул һәр укучысының уңышларын да, борчуларын да күреп яшәде, ата-аналар белән даими элемтәдә булды.
Гимназиянең башка укытучылары да кызыбызга ярдәм кулы сузды, белем алуда терәк булды. Блокнот битләрендә сыйныфташлары белән беррәттән укытучыларның да язган изге теләкләре бар. Алар зур кыйммәткә ия.
"Моя искренняя и иногда наивная Амина! Хочу тебе пожелать солнца! Солнца в душе на протяжении всей твоей жизни! Люблю и ценю!" Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Григорьевна язып куйган сүзләр бу.
“Синең бәхетле күзләрең һәрвакыт шулай нур чәчеп торсын! Беркайчан да сагыш күрмә. Бәхетле бул! Уңышлар сиңа!” Монысы татар теле укытучысы Суфия Васыйловнаныкы.
Дөрес, барысы да шома гына бармады Әминәнең. Беренче көнне математика укытучысы яудырган сораулардан югалып калган кызым кайтты да: “Әнием, Сәвия Өлфәтовна дәрес буе миннән генә сорады, мин булдыра алмам ахры”, диде. Бу сүзләрдән үзем дә каушап калдым. Шулай да үзен кулга алды Әминә. Тора-бара: “Бүген алгебрадан “бишле” алдым”,- дип сөенеп кайтулары да ешайды. Сыйныфташлары да Әминәне якын итеп кабул итте.Шакирова урынына, яратып, “Шакирҗанова” дип эндәшүләре генә дә үзе бер истәлек булып калыр.
Татар мохитенә килеп эләккәч, Әминә башка яктан ачылды. Чыннан да, гимназиянең милли рухка нигезләнгән үз йөзе, үз кыйбласы бар. Биредә татар язучылары белән очрашулар, спектакльләр, төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Боларның барысы да балаларда туган телгә, мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияли.
Бүген, имтиханнар чорында да, укытучылар укучылары өчен ныклы терәк булып кала. Аларның хезмәте һәм тырышлыгы бушка китмәс, дип ышанасы килә. Укучылар да үз чиратында укытучыларының йөзенә кызыллык китермәс, еллар узгач та аларны онытмас. Киләчәктә үз балаларының кулыннан тотып, нәкъ менә шушы гимназия бусагасын атлап керүчеләр дә булыр әле.
Айсылу Шакирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев