Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Иске Абдул Сабан туенда халык күкәй сытышлы уйнаган һәм скрипач кызны һушы китеп караган

Тукай районы халкы татар халкының милли бәйрәме Сабан туеннан алган хис-тойгылары, кичерешләре белән уртаклашуларын дәвам итә. Иске Абдул Сабан туена, һәр елдагыча, танылган артистлар килгән - чибәрдән-чибәр биюче кызларын ияртеп Казан каласыннан ИлСаф, Чаллыдан аталы-кызлы Илгиз белән Гөлназ Закировлар. Скрипач Динә Закирова да Иске Абдул авылы халкын моң дәрьясына чумдырган....

Тукай районы халкы татар халкының милли бәйрәме Сабан туеннан алган хис-тойгылары, кичерешләре белән уртаклашуларын дәвам итә. Иске Абдул Сабан туена, һәр елдагыча, танылган артистлар килгән - чибәрдән-чибәр биюче кызларын ияртеп Казан каласыннан ИлСаф, Чаллыдан аталы-кызлы Илгиз белән Гөлназ Закировлар. Скрипач Динә Закирова да Иске Абдул авылы халкын моң дәрьясына чумдырган. Динәнең матурлыгына бер таң калсалар, музыкант кызның осталыгын исә гел һуштан язып тыңлаган авыл халкы. Ә Сабан туен якташыбыз - Мусабай Завод авылы егете, бүгенге көндә Камал театры артисты Алмаз Гәрәев алып барган. Бәйрәм исә авыл сандугачлары - "Асылъяр" фольклор ансамбле чыгышы белән башланып киткән. Гомумән, авыл Сабан туенда җирле үзешчән артистлар үзләренең иң матур концерт номерларын бүләк иткән.

Авыл халкы, Сабан туен тамаша кылган кунаклар биредәге химаячеләрнең юмарт булуын билгеләп үтә. Бүләкләр шәп булган. Спонсорлар исә аерым атауга лаек - "Сәйдәш" хуҗалыгы, бертуган Радик белән Ленар Шәеховлар, Илһам Закиров, Фәнил Әхтәмов.

Мәйдан уртасында 4 тәкә торган. Берсе кыр батырына булса, өчесе төрле авырлык категориясендәге көрәш батырларына.

Әлбәттә инде, мәйдан җыр-моң белән генә түген, уен-көлке белән дә кызганнан-кыза барган. Элек-электән килгән Сабантуй милли уеннары яңача, заманча итеп үткәрелгән. Аякка алагаем зур итекләр киеп йөгереп, аларны мөмкин кадәр еракка салып атарга кирәк булган. Моның кадәр катлаулы уенда җиңүчеләр бик шәп итеп бүләкләнгән. Тик бу уен "Күкәй сытышлы" уены янында чүп кенә булып чыккан. Бу уенда ир белән хатын катнаша, иргә яулык бәйләтеп, алъяпкыч кигереп, кулына тоткалы таба тоттырып, авызына кашык каптырып уйнала. Калган нечкәлекләре сер, Иске Абдул Сабан туен тамаша кылганнар өчен генә мәгълүм. Ә менә "Мунча керү" уенының тәртибен түгел, анда кемнәр катнаша икәнлеген дә сорарга базмадык.

Кыскасы, икенче елгы Сабан туйларын көтеп, Тукай районы Иске Абдулга барасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев