Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ринат Гобәйдуллинның иҗатташ дуслары аның туган көненә концерт үткәрә

Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык яраткан дистәләгән җырлар авторы Ринат Гобәйдуллин май аенда туган. Кызганыч, арабыздан дәртләнеп иҗат иткәндә, матур уй-планнар белән яшәгәндә кинәт китеп барды. Моңсар үзе булмаса да, җырлары яши, алар бик күп танылган җырчылар репертуарында. Халык күңелендә дә шул җырлары белән яши ул. Әйтерсең лә,...

Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык яраткан дистәләгән җырлар авторы Ринат Гобәйдуллин май аенда туган. Кызганыч, арабыздан дәртләнеп иҗат иткәндә, матур уй-планнар белән яшәгәндә кинәт китеп барды. Моңсар үзе булмаса да, җырлары яши, алар бик күп танылган җырчылар репертуарында. Халык күңелендә дә шул җырлары белән яши ул. Әйтерсең лә, иҗат чылбыры өзелмәгән, дәвам итә. Туган көненә багышлап, 20 майда аның сәхнәдәшләре, иҗатташ дуслары, сагыну-рәхмәт хисләре белән сугарылган концерт программасы әзерләде. Концертны оештыручы, алып баручы, соңгы елларда Ринат абый белән иңне-иңгә куеп эшләгән җитәкчесе Гөлзада Рзаева композитор турында болай дип сөйләде:

- Ринат Гобәйдуллинның шәһәр һәм Тукай районы мәдәниятен үстерүгә куйган хезмәте зур. Без һәр иртәдә «Энергетик» мәдәният сараена яңа планнар, яңа идеяләр белән ашкынып килә идек. Елына йөзләгән концерт куйдык. Җырлар иҗат итү белән бергә үзе дә җырлады, талантлы яшьләрне зур сәхнәгә күтәрде, без аның белән күп төрле чаралар оештырдык. Бу концертта без - сәхнәдәш дуслары, иҗатташлары, шәкертләре аның җырларын исән вакыттагы кебек сәхнәгә күтәрәбез, тамашачыларга бүләк итәбез.

Концертта Ринат Гобәйдуллинны халыкка таныткан «Бир кулыңны, гүзәлем», «Чаллы сиреньнәре», «Утырып карамадым», «Авылым сагышы» җырлары яңгыраячак. Хис-кичерешләргә бай, рәхмәт хисләре белән сугарылган бу концерт Ринатыбызга дога булып барсын». 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев