Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бикләндә Урам бәйрәме узды

Биклән авылында элеккерәк елларны Сабан туе бәйрәме икешәр көн була иде. Соңгы елларда бер генә көнгә калдырдылар. Ә быелгысының вакыты да чикләнгән, яңгыр да явып торгач, халыкны канәгатьләндерерлек бәйрәм була алмады. Шуңадыр инде, «Хәтфә» фольклор ансамбле үзешчәннәренең мәдәният йортына җыелганын күргәч, авылдашлар: «Нинди бәйрәмгә әзерләнәсез?» - дип сорашалар. Шуннан уйлаштык...

Җәйнең бик матур бер ял көнендә түбән очның яшел чирәмле тыкрыгында (Мәүлиев - Якуповлар) бәйрәм урыны сайланды. Анда чатырлар корып, эскәмияләр, өстәлләр тездек. Чәчәкле дугалар белән капка ясап, шарлар белән бәйрәм урынын бизәдек. Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләр: ансамблебезнең активистлары Асия апа Фазуллина һәм Фирия Гарипова булдылар. Аларга гаиләләре һәм күршеләре Гөлназ Якумова, Хәкимә Җәгъфәрова, Наилә Мостафина, Айсылу Әхмәтҗанова, Рәйсә Ибраһимова булышты. Оештыручылар урамыбызда сакланып калган күмер самавырларын эзләп табып, чәйләр әзерләделәр. Ә инде табындагы нигъмәтләрне күмәкләшеп әзерләдек: кем бәлеш, кемдер пирог, коймаклар, яшелчә, җиләк-җимешен, сөтен, балык, каклаган казын кыстырып килгән иде. Халкыбызның матур гадәте буенча кунаклар да зурлап күчтәнәчләр белән килгәннәр: чәкчәген, бавырсагын, кавын-карбызын, тәмледән тәмле конфет-пирогларын алып килгәннәр иде. Ә кунаклар авылыбызның күрше урамнарыннан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Кызыл Юл авылыннан да иде.

Бәйрәмне урамыбызның шагыйрәсе Фирия Гарипова матур итеп алып барды. Ул шигъри юллар белән яшь барган саен балачакны, яшьлек елларын, бергә уйнап үскән дусларны, күрше-күләнне, туганнарны, авылдашларны сагыну артуы турында сөйләде. Хәзерге дөнья мәшәкате, кредит-ипотекалар, башка проблемалар белән туганлык та, кунакка йөрүшеләр дә онытылып барганда, бергә очрашып, аралашып яшәү кирәклеген ассызыклады.

Аннары ул авылыбызның тарихында Чкалов урамының әһәмияте турында сөйләде. Урамыбызда яшәп, бакыйлыкка күчкәннәрне искә алып, исем-фамилияләрен атап чыкты. Кайберләренең нәсел җепләре дә өзелеп, нигезләре дә югалган. Әрвахларны искә алуыбыз, аларга дога булып барсын иде дигән теләктә калдык.

Тормышыбыз алга бара, урамыбыз да авылыбыз белән бергә көннән-көн яңара, матурая бара. Күпләребез пенсиягә чыккач, авылга кайтып әти-әни нигезен яңартып яши башладык. Безнең урамыбызда да балалар туа, димәк, урамыбыз, авылыбызның киләчәге бар дигән сүз.

Кыскача тарихны искә төшергәннән соң, башта балаларны, аннан соң өлкәннәрне чәй өстәлләре янына чакырып сыйладылар. Рамил Бәдертдинов җыелганнарны 6 самавыр чәй кайнатып, кыстап-кыстап эчерде. Тәмле үләннәрдән әзерләнгән чәйне яңа бал белән тирләп-пешеп, матур гына гәпләшеп чәй эчкәннән соң, «Хәтфә» ансамбленә кушылып халкыбызның матур җырларын җырладык. Баянчыларыбыз Илдус абый Абдуллин, кунагыбыз Наил абый Мохтаров безне җырлаттылар да, биеттеләр дә.

Фирия үзе язган, авылдашларга багышланган кушаматлар турындагы шаян шигырен дә һәм мәрхүмә Фәимә апа Фәсхиева шигырьләрен дә укыды. Ансамблебезнең солисткасы Рәйсә Ганиеваның «Авылым хатирәләре» җырын башкаруын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, сорап, кабат-кабат җырлаттылар.

Кызыл Юлдан килгән кунакларыбыз Мирза абый Мөхәммәтҗанов кызыклы шигырьләр укып, Раушания һәм Ирек Гыймадиевлар парлап җырлап, бәйрәмебезне бизәделәр. Авылыбызның күптәнге җырчысы Роза апа Гатинаны тамашачылар сорап җырлаттылар.

Бәйрәмебез бик күңелле, җылы мохиттә үтте. Нигезләре югалган, Түбән Камадан кайткан Шамил Абдуллин күз яшьләрен яшермичә: «Бу минем уйнап үскән тыкрыгым бит», - дип бәйрәм өчен чын күңеленнән рәхмәтен белдерде.

Теләк кенә булсын, мондый очрашу, күрешү бәйрәмнәрен беркемнән дә көтеп тормыйча, үзебез дә оештыра алабыз икән бит. Барлык кунаклар да, тамашачылар да бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. Алдагы елларда да исән-сау булып, еллар имин булып, туганнар, күршеләр, сыйныфташлар, урамдашлар, гомумән, авылдашлар белән ешрак очрашып яшәргә язсын.

Шушы бәйрәмне оештыруда булышкан барлык-барлык иганәчеләребезгә, депутат Альберт Әхмәтвәлиевка, күршебез Рамил Ширгазинга, кондитер оешмасы җитәкчесенә, умартачы Рәсимә Фәйзуллинага рәхмәтләребезне белдерәбез.

Римма Гыймадиева.
Биклән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев