Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авыл җирлекләрендә Сабантуйлары үтте

Күптән түгел районның барлык авыл җирлекләрендә халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе - Сабан туе гөрләп узды. Сабантуйлары милли көрәш, җыр-биюләр, уен-көлке, күңелле очрашулары белән һәрберебезнең күңелендә әле озак вакыт сакланып калачак. Редакциябез почтасына да (yakti.ul76@gmail.com) көн саен диярлек үткән бәйрәмнәрдән искиткеч җылы хатлар, матур-матур фотолар килеп иреште. Бүген газета...

- Комсомолец авыл җирлегенең милли бәйрәмен тантаналы рәвештә авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ачып җибәрде һәм барлык авыл халкын әлеге күркәм бәйрәм белән тәбрикләде. Шулай ук районда үткәрелгән «Сабан туе гүзәле-2016» бәйгесенең җиңүчесе Алсу Сәлахова да котлау сүзләре әйтте. Алга таба, күркәм традиция буенча, поселокта авыл хуҗылыгы өлкәсендә хезмәт куючы алдынгы эшчеләрне олыладылар, тәбрикләделәр. Комсомолец халкы алдында «Смайл», «Киндер-сюрприз» вокаль студияләре, «Изюминка» хореография ансамбле чыгыш ясады. Шулай ук авылдашларга инде күптәннән яратып өлгергән артистларыбыз - Ирек Гардеев, Ләйсән Хәлимова, Сәмирә Галиуллина үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Мәйданда ул вакытта халык уеннары, күмәк җыр-биюләр, милли көрәш туктап тормады. Сабан туе чын мәгънәсендә бәйрәм кичәсенә әверелде. Авыл халкы кичкә кадәр рәхәтләнеп күңел ачты, дип хәбәр итә безгә Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

- Кече Шилнә авылында үткәрелгән Сабан туе бәйрәме аеруча да күңелле үтте. Балалар гына түгел, олы абый-апалар да уеннарда катнашты. Аеруча да хатын-кызларыбызның шикәр салынган пакетлар белән йөгерү бәйгесе барыбызның да күңеленә хуш килде. Финишка беренче килеп җитүчеләр бер капчык шикәр комы белән бүләкләнделәр. «Сударушка» фольклор коллективы берсеннән-берсе матур җырлары белән җыелган халыкны сөендерде, шулай ук Динар Вәлиевның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде. «Витамин» бию коллективы да матур чыгышларын тамашачыларга бүләк итте. Алда безне кызыклы да, мавыктыргыч та каникуллар көтә. Ялларыбыз үткән бәйрәмнәр кебек күңелле үтүен теләп калам, дип хәбәр итә безгә Кече Шилнәдән Динара Муськина.

- Һәр елдагыча Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Сабан туе матур булып узып китте. Бәйрәмне район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шафикова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк һәм интернат-йорт директоры Фәйрүзә Муллина ачып җибәрделәр. Кунаклар интернатта тәрбияләнүчеләргә үзләре әзерләгән махсус бүләкләрне тапшырдылар. Тантаналы өлештән соң милли бәйрәмебезнең уеннарга, җыр-биюгә бай өлеше башланып китте. Интернатта тәрбияләнүчеләр зур теләк белән барлык уеннарда, күңел ачуларда катнаштылар. Ә мәктәп укучылары исә җыелганнарга концерт программасы тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә редакциябезгә интернат-йортның социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.

- Кнәз авыл җирлегендә узган Сабан туе ачылышында барлык җыелганнарны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов, Кнәз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Александр Волков һәм инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов котладылар. Соңыннан исә мәйдан уртасына бер-бер артлы кыр батырлары чыкты, тамашачылар аларны дәррәү алкышларга күмде. Бу көнне үзләренең матур-матур җырларын җирлегебезнең үзешчән артистлары тамашачыларга бүләк итте. Шул арада мәйдан түрендә спорт ярышлары, халык уеннары башланып китте. Спорт уеннарын тренер-укытучы Виктор Белов һәм физкультура укытучысы Людмила Белова алып бардылар. Капчык киеп сикерүче бала-чагалар, иңнәренә көянтә-чиләкләр аскан хатын-кызлар - бар җирдә күтәренке кәеф, бәйрәм рухы хөкем сөрде бу көнне. Барлык җиңүчеләргә лаеклы бүләкләр бирелде. Әлбәттә, Сабан туеның иң әһәмиятле өлеше - татар милли көрәше. Быел җирлегебезнең баш батыры булып, Чаллы шәһәреннән кунакка кайткан Азат Сәрвәров калды. Батырга тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Ат чабышларында Шилнәбаш авылыннан килгән җайдаклар катнашты. Финиш сызыгына беренче булып, үзенең Резвый кушаматлы атында Владимир Яцкевич килде, икенчедә - Казбек кушаматлы аты белән Василий Яцкевич калды.

- Кнәз авыл җирлегенә караган Чыршылы авылында да милли бәйрәмебез бик күңелле үтте. Тантаналы өлештән соң, мәйдан уртасына КФХ җитәкчесе Таһир Харматуллин чыкты. Ул барча авылдашларын бәйрәм белән котлады, кыр батырларына истәлекле бүләкләр тапшырды. Соңыннан мәйдан түренә авылның иң өлкән кешеләрен чакырдылар, алар исеменә шулай ук мактау сүзләре әйтелде. Бәйрәмебезне матур итеп, үзенә күрә бер җылылык белән Яр Чаллы шәһәренең почетлы гражданины, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.

Чыршылы авылы халкы бәйрәм көнне рәхәтләнеп төрле-төрле уеннарда катнашты: капчыклар сугышы да, таяк тартышу да, көянтә-чиләкләр асып тизлеккә йөгерү дә - барысы да күңелле узды. Атлар чабышын да халык рәхәтләнеп карады. Быел әлеге чабышларда 8 җайдак катнашты. Призлы урыннарны Түбән Суыксудан Навадка исемле аты белән Раил Нигъмәтуллин, Мазурка исемле атта Минзәлә районы кунагы Рәзилә Мөхәммәтова һәм Норгарит кушаматлы аты белән Илназ Ханнанов яулап алдылар.

Концерт өлешендә исә җирлекнең үзешчән артистлары белән беррәттән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган композитор Ринат Гобәйдуллин һәм аның талантлы шәкертләре чыгыш ясады.

Шул арада мәйдан түрендә бала-чага бәйгеләрдә үз көчләрен сынады, бүләкләрен алырга ашыкты. Ә милли көрәш батыры исеменә кызу көрәш барды. Нәтиҗәдә Чыршылы авылының баш батыры итеп, Түбән Суыксу авылы спортчысы Радик Вороной калды, дип хәбәр итте безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

- Шилнәбаш авылында үткәрелгән милли бәйрәмебез авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарованың котлавыннан башланып китте. Соңыннан исә җыелганнарга концерт программасы тәкъдим ителде. Мәйдан түрендә «Родничок» бию ансамбленең олылар һәм кечеләр төркеме, «Нивушка» вокаль коллективы, шулай ук балалар, яшүсмерләр, апа-абыйлар үзләренең иң матур җырлары, биюләре, үзәккә үтеп керерлек шигырьләре белән чыгыш ясады. Тамашачылар дәррәү алкышлар белән җирлек йолдызчыклары - Милена Һадиеваны, Дарья Ступникованы, Регина Сәлахованы, Татьяна Васинаны, Виктория Хлопунованы, Ариана Прокопьеваны, Лиана Солтанярованы, Иван Захматовны, Лилия белән Ләйсән Сәфәроваларны, Аделина Шәяхмәтованы, Константин Титовны, Айнур Нургалимовны каршы алды. Бала-чага мавыктыргыч бәйгеләрдә көч сынашкан арада, мәйдан түрендә көрәш ярышлары үтте. Шилнәбаш авылының баш батыры булып Хәмит Мәрдәнов калды. Аңа тантаналы рәвештә лаеклы тәкә һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды, дип язды редакциябез почтасына Шилнәбаш авылының «Нива» мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев