Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңа уку елына әзерлекне республика эксперт төркеме тикшерде

21 августтан республикада мәгариф учреждениеләрендә иң яхшы капиталь ремонт һәм яңа уку елына әзерләү буенча күргәзмә-конкурс старт алды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, министрлыкның Иҗтимагый советы вәкилләреннән торган эксперт төркеме безнең районда да булды. Ул капиталь ремонт үткәрелгән Мусабай Завод мәктәбенең һәм балалар бакчасының яңа уку елына әзерлеген карады.

Авылның әлеге ике учреждениесе бер бинада урнашкан. Балалар бакчасы мәктәп бинасына 2008 елда күчерелгән булган. Ә мәктәпнең төзелгәненә инде 40 елдан арткан. «Минем биредә ике улым укый. Алай кышларын салкын булудан, тәрәзәләрдән җил өрүдән, дымлылыктан зарланмыйлар иде. Чөнки мәктәптә кулдан килгәнчә агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылып торды. Ә капиталь ремонтка бик сөендек - балаларыбыз өчен уңай шартлар тудыру бит!» - дип фикере белән уртаклашты барлык әти-әниләр исеменнән Зөлфия Хөсәенова.

Бинаның алгы фасады гипсокартон белән тышланган, караңгы кызыл төстәге яңа профнастил түбә дә әллә кайдан үзенә җәлеп итеп, монда чыннан да яңа гына ремонт үткәрелгәнен искәртеп тора. Эксперт төркеме вәкилләре бинаның тышына гына игътибар итеп калмады, балалар нинди шартларда тәрбияләнәчәк - мәктәптә дә, бакчада да җентекле тикшерү үткәрде, кимчелекләр табылган урыннарны төзәтергә кушты.

Программа кысаларында бинаның фасадын һәм түбәсен яңартудан тыш, тәрәзәләре, кабинет ишекләре алыштырылган, су белән тәэмин итү системасы, санузеллар яңадан эшләнгән. Бакча өлешендә, боларга өстәп, уен залында җылы идән, яңа төркем ачу өчен бүлмә ясалган. Республика программасыннан тыш, ремонт өчен район бюджеты да өлеш чыгарган, хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә табылган. Мәктәптә исә программадан тыш, спорт залы, ашханәнең пешерү залы ремонтланган. Комиссия бу территорияләрне дә әйләнде, башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

«Республика күләмендәге бу бәйгедә район ел саен катнаша. Узган ел конкурста Шилнәбаш мәктәбе өченче урынга лаек булган иде, аннан алда Иске Абдул мәктәбе катнашты», - дип билгеләп үтә район мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Исаев. Быел тикшерү өчен жирәбә юлы белән районда тагын бер мәгариф объекты билгеләнергә тиеш иде. Сайлау үзенекен итте: комиссия секретаре кулына «Мусабай Завод мәктәбе» дигән язу эләкте. Шулай итеп, бу юлы конкурста катнашучылар исемлеге районның бер учреждениесе белән генә чикләнде. Тукай районы белән беррәттән эксперт төркеме ул көнне бер зонага кергән Актаныш, Минзәлә, Сарман һәм Мөслим районнарында булды. Комиссия алардагы мәгариф объектлары арасыннан иң яхшыларын сайлаячак. 28-29 августта конкурсның икенче этабы - финалы уздырылачак. Мусабай Завод мәктәбе һәм балалар бакчасы иң яхшылар исемлегенә эләгерме - эксперт төркеменең нәтиҗәсе тиздән билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев