Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукайлылар Әлмәт шәһәрендә хәйрия фестивалендә катнаштылар

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар 19 май көнне Әлмәт шәһәрендә үткән «Өмет җилкәне» өченче региональ иҗат фестиваленең гала-концертында катнаштылар. Хәйрия чарасын «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте каршында эшләүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы үткәрде. Аңа кадәр, 8 апрельдә, фестивальнең «Без бергә күбрәк булдырабыз» дип исемләнгән район туры үткән иде. Анда чыгыш...

Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар 19 май көнне Әлмәт шәһәрендә үткән «Өмет җилкәне» өченче региональ иҗат фестиваленең гала-концертында катнаштылар. Хәйрия чарасын «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте каршында эшләүче «Яз» Татарстан региональ иҗтимагый хәйрия оешмасы үткәрде.
Аңа кадәр, 8 апрельдә, фестивальнең «Без бергә күбрәк булдырабыз» дип исемләнгән район туры үткән иде. Анда чыгыш ясаучы балаларга әлеге хәйрия оешмасының генераль директоры урынбасары Светлана Симонова бәя бирде. Ул иң яхшы дип табылган 29 концерт номерын сайлап алды. Бу балалар 12 майда Әлмәт шәһәрендә сайлап алу турында чыгыш ясадылар. Фестивальнең 19 майда үткән гала-концертында исә 17 бала катнашты. Алар арасыннан Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбенең кашыкчылар ансамбле үз номинацияләрендә икенче урынга, шушы ук мәктәпнең «Шире круг» дип аталган хореография ансамбле өченче урынга лаек булды. Аерым солистлар арасыннан Ильбухтино авылыннан 9 яшьлек Елизавета Патракова вокал номинациясендә - икенче, Бәткедән 16 яшьлек Надежда Шерстобитова сәнгатьле уку буенча шулай ук икенче урынны алдылар. Фестивальдә катнашкан барлык балаларга иганәче хисабыннан футболка, блокнот һәм ручка кебек истәлекле бүләкләр бирелде.
Әйтергә кирәк, әлеге хәйрия фестиваленең территориясе елдан-ел киңәя бара, күбрәк баланы берләштерә. Узган ел, мисал өчен, гала-концертка өч кенә район килгән булса, быел анда Тукай, Лениногорск, Зәй, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәт районы балалары көчләрен сынады. Тукайлылар инде фестивальдә өченче елларын катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев