Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында гаилә юбилярларын зурлау – һәр бәйрәмнең аерылгысыз чарасы

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чыршылы авылы халкы Сабан туен бәйрәм итте. Электән-электән һткәрелеп килә торган милли бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде. Чөнки биредә сабантуй һәр елны күңелле һәм кызыклы уза. Шуңа күрә дә Чыршылы Сабан туена тирә-яктан халык җыела....

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чыршылы авылы халкы Сабан туен бәйрәм итте. Электән-электән һткәрелеп килә торган милли бәйрәмгә күрше-тирә авыллардан, Түбән Кама, Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән дә кунаклар килгән иде. Чөнки биредә сабантуй һәр елны күңелле һәм кызыклы уза. Шуңа күрә дә Чыршылы Сабан туена тирә-яктан халык җыела.

Бу елгы Сабан туеның үзенчәлеге исә - аның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә узуы. Бәйрәмне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, "Энергетик" мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева алып барды. Сабан туе авыл имамы Әхмәтгали Җәләлетдиновның нәсыйхәте белән башланып китте. Авыл хезмәтчәннәренең, кыр батырларының фидакарьлеге дә Сабан туенда халык алдында мактала. Хуҗалык җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин авыл эшчәннәренә рәхмәт сүзләре әйтте, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлбәттә инде, гаилә юбилярларын да - Мәрзия һәм Фирдәвес Сәетовлар, Людмила һәм Таһир Хөрмәтуллиннарны котладылар.

Умарта күче кебек гүләгән сабантуй мәйданында уен-көлке, җыр- биюләр кызганнан кыза барды. Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре халыкка борынга уеннар тәкъдим итте. Нинди генә уен башланмасын, мәйданга шундук олысы-кечесе йөгереп чыгып, көлешә-көлешә, бик теләп уйнады. Яшьләрдән ветераннарыбыз да калышмады.

Концертсыз бәйрәмне исә күз алдына да китереп булмый! Танылган җырчылар Илсөяр Зарипова, автор башкаручы Илнур Фәйзуллин, Динә Гарипова җырладылар. Үзләренең искитмәле әсәрләре белән алар татар мәдәниятен тулыландыралар, һәм чын сәнгать үрнәкләре бүләк итеп, халыкны сөендерәләр. Кнәз авылы мәдәният йорты үзешчәннәре Фирдәвес Вәлиев, Владимир Веретенников та иң яхшы җырларын тәкъдим итте. Концерт бер сулышта барып, көчле алкышлар белән тәмамланды.

Аерым мәйданчыкта бала-чага үз талантын җыр, бию, уеннарда сынап карады, аттракционнарда катнашты. Әлбәттә инде, борыннарны кытыклап торган хуш исле шашлыклар, тәм-томнар сатылды.

Сабан туе программасының үзәгендә торган, бик күпләрнең көтеп алынган чарасы - милли көрәш. Традицион тәкә һәм батыр бүләге Түбән Суыксыдан Радик Воронойга тапшырылды.

Сабан туеның шушындый оешкан һәм бәйрәмчә итеп узуында, әлбәттә, оештыручылар, иганәчеләрнең роле зур. Аерым рәхмәт сүзләрен фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллинга, Рөстәм Гайниевкә, Вахит Насыйбуллинга, Рафаэль Асыловка, Фәйрүзә Салаховага Гөлшат Җамалиевага җиткерәсе килә, аларның тырышлыгы белән авыл Сабан туе һәркем өчен дә зур бәйрәм булды, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Фотореортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев