Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында Библиокыш китап бәйрәме узды

Китап, әдәбият һәм китап укуга мәхәббәт бәйрәме өч көн дәвамында барды. Тукай районында уникаль һәм бик үзенчәлекле проект старт алды - ел фасыллары китап фестивале. Библиокөз узды, ә бүген исә Библиокышны да тәмам иттек. Ул Круглое Поле поселогының күпфункцияле үзәгендә үткәрелде. Бәйрәм тәмамланды, ә китапханәләргә юл һәрвакыт ачык килеш кала...

Китап, әдәбият һәм китап укуга мәхәббәт бәйрәме өч көн дәвамында барды. Тукай районында уникаль һәм бик үзенчәлекле проект старт алды - ел фасыллары китап фестивале. Библиокөз узды, ә бүген исә Библиокышны да тәмам иттек. Ул Круглое Поле поселогының күпфункцияле үзәгендә үткәрелде.

Бәйрәм тәмамланды, ә китапханәләргә юл һәрвакыт ачык килеш кала бирә. Чөнки сүз сәнгатенә мәхәббәт уята бу проект. Библиокышның ачылу тантанасында Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев та катнашты. Ул тукайлылар иҗат иткән курчак, кул эшләнмәләре, картиналар күргәзмәсе белән танышты. Шулай ук китапханә фотосессиясендә дә катнашты.

Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гүзәл Шакирова әлеге проектның республикада уникаль булуын искәртте һәм барысын да китап бәйрәме белән котлады.

Тамашачылар хозурына театральләштерелгән күренеш, курчак театры, күңелле фотосессия, "тәмлүшкәләр" белән чәй эчү һәм, әлбәттә инде, Льюис Кэрроллның "Алиса могҗизалар илендә" әкияте тәкъдим ителде.

Алда исә тукайлыларны Библиояз көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев