Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы “Якташлар“ җәмгыятенең үз җыры барлыкка килде

Җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, Тукай районы "Якташлар" җәмгыяте җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева соравы буенча, җәмгыятьнең үз җырын булдырды. Әлеге җырның сүзләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез. Якташлар Рәзинә Сәетгәрәева көе һәм сүзләре Ялгыз түгел кеше беркайчан да, Яшәгәндә газиз милләте. Якташлары булса, чордашлары, Туган җире булса терәге. Куш-та:Туган җирдән ерак киткәннәр...

Җирле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, Тукай районы "Якташлар" җәмгыяте җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева соравы буенча, җәмгыятьнең үз җырын булдырды. Әлеге җырның сүзләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Якташлар

Рәзинә Сәетгәрәева көе һәм сүзләре

Ялгыз түгел кеше беркайчан да,

Яшәгәндә газиз милләте.

Якташлары булса, чордашлары,

Туган җире булса терәге.

Куш-та:Туган җирдән ерак киткәннәр дә,

Саргаеплар гомер кичәдер...

Туган кебек якын якташларга,

Үпкәләмик, язмыш йөртәдер...

Сабантуйларыңа мең шөкерле,

Газиз халкым, горур милләтем.

Күрсәтә ул безнең бердәмлекне,

Күрсәтә ул илнең куәтен!

Якташларым, туганнарым, диеп,

Иңгә кагар кеше булганда.

Канатланып кайтыйк туган якка,

Саг(ы)нып көтә безне Җир-Ана!

Куш-та: Әйдә, якташ, бездә бәйрәм бүген,

Киң урамнар бүген тар безгә!

Туган якта көтелгән кунак Сез,

Узыгызчы, табын (бәйрәм) түренә!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев