Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Сәмәкәй Сабан туенда Сәмәкәем җырын кабат-кабат җырлатканнар

Районыбызда һәм авылларда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтте. Кайсы гына авылны алсак та, һәркайда бәйрәм шаукымы, кешеләрдә күңел күтәренкелеге иде. Сабантуйлар авыл кешесенең яшәешенә матурлык, дәрт өсти, тормышыбызга ямь бирә. Яшәртү кодрәтенә дә ия әле ул. Өлкәннәрне яшьлекләренә кайтара, яшьләрне җилкендерә, хатын-кызларыбызны тагын да гүзәлрәк итә, егет-кызларны очраштыра-кавыштыра. Бәйрәм заманча төсмер алса...

Районыбызда һәм авылларда шаулап-гөрләп Сабантуйлар үтте. Кайсы гына авылны алсак та, һәркайда бәйрәм шаукымы, кешеләрдә күңел күтәренкелеге иде. Сабантуйлар авыл кешесенең яшәешенә матурлык, дәрт өсти, тормышыбызга ямь бирә. Яшәртү кодрәтенә дә ия әле ул. Өлкәннәрне яшьлекләренә кайтара, яшьләрне җилкендерә, хатын-кызларыбызны тагын да гүзәлрәк итә, егет-кызларны очраштыра-кавыштыра. Бәйрәм заманча төсмер алса да, яшь буын күңеленә татар милләтенең рухи үзенчәлекләре белән үтеп керү кодрәтен югалтмаган әле. Миллилек, гореф-гадәтләребез, күркәм йолаларыбыз нәкъ менә Сабантуйда күренә. Тормыш матурлыкларын җыйган һәм аны ихлас уртаклаша торган бердәнбер бәйрәм бит ул Сабантуй. Аның асылын, мәгънәсен, матурлыгын башка бер генә бәйрәм дә кабатламый. Сәмәкәй авыл җирлеге, аны матур хатирәләр итеп сакларга, авыл халкы һәм килгән кунаклар күңелле ял итсен өчен тагын да тырышып әзерләнде быел.

Бәйрәмнәр бик күңелле үтте: җирле артистларыбыз төрле концерт номерлары күрсәтте, спорт ярышлары, традицион уеннар, милли көрәш уздырылды, балалар өчен уен урыннары оештырылды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар бигрәк тә мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зиләйлүк"ансамбеленең чыгышын бик яратып кабул иттеләр. Авылыбыз башлыгы Зиннур Мәсхут улы Сәгыйтовның үзе иҗат иткән һәм үзе үк башкарган "Сәмәкәем"җырын кабат-кабат соратып җырлаттылар, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры А. Исхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев