Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районы Кнәз авылы “Айбагыр“ ансамбле Питрау статуэткасына лаек булды

Кнәз авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Айбагыр" фольклор ансамбле керәшен татарларының Питрау уңаеннан билгеләп үтелә торган бәйрәм чараларында һәрдаим актив катнаша. Быел да ансамбль 12 июль көнне Зәй районы Югары Баграж авылында узган керәшен мәдәнияте бәйремендә чыгыш ясады. Якташларыбызның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килгән. Фольклорчыларга бүләк итеп көнкүреш техникасы тапшырганнар....

Кнәз авылы мәдәният йортында эшләп килүче "Айбагыр" фольклор ансамбле керәшен татарларының Питрау уңаеннан билгеләп үтелә торган бәйрәм чараларында һәрдаим актив катнаша. Быел да ансамбль 12 июль көнне Зәй районы Югары Баграж авылында узган керәшен мәдәнияте бәйремендә чыгыш ясады. Якташларыбызның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килгән. Фольклорчыларга бүләк итеп көнкүреш техникасы тапшырганнар. Ә 14 июнь көнне исә "Айбагыр"лар Мамадыш районы Җөри авылында "Питрау-2017"XVIII Республика керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашты. Артистлар лауреат дипломына һәм фестиваль статуэткасына лаек булды, дип хәбәр итә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев