Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Теләнче Тамак авылында детектив агентлыгы эшләде

Теләнче Тамак авылы китапханәсендә балалар өчен «Җәйге детектив агентлыгы» эшләде. Мондый яңа эш формасы балаларны бик кызыксындырды. Чөнки бөек эзтабар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хатларны алар зур түземсезлек белән көтеп тордылар. Хатлардагы башка сыймаслык биремнәрне кызлар һәм малайлар төрле яклап чишәргә омтылды. Холмс үткәргән тикшерүләрдә катнашып, алар җинаятьчеләрнең фотороботын ясарга,...

Теләнче Тамак авылы китапханәсендә балалар өчен «Җәйге детектив агентлыгы» эшләде. Мондый яңа эш формасы балаларны бик кызыксындырды. Чөнки бөек эзтабар Шерлок Холмстан килгән уйдырма хатларны алар зур түземсезлек белән көтеп тордылар. Хатлардагы башка сыймаслык биремнәрне кызлар һәм малайлар төрле яклап чишәргә омтылды. Холмс үткәргән тикшерүләрдә катнашып, алар җинаятьчеләрнең фотороботын ясарга, агентлык почтасына килгән кодларны ачарга, мәгънәсен аңларга, план-схемалар, эзләр буенча югалган китапларны табарга өйрәнделәр. Шулай ук Шерлок Холмсның авторы Артур Конан Дойл һәм аның әсәрләре белән якыннан таныштылар. Холмсның хатларына җавап табарга тырышкан эзтабарларның фикерләре:

Данил Макашов:
«Эзләр буенча тикшерү үткәрү миңа бик ошады».

Таңсылу Әхмәтшина:
«Күбрәк катлаулы эзләнүләр телим мин».

Алисә Кәлимуллина:
«Хатлардагы табышмаклар аша эзләнүләр минем өчен искиткеч кызыклы булды».

Инде яңа уку елы башланды. Безнең «Җәйге детектив агентлыгы» да үз эшен туктатып тора. Ләкин озакка түгел: көзге каникуллар вакытында ул үзенең ишекләрен кабаттан ачар, дип хәбәр итә Рәмилә Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев