Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Сабан туе гүзәле – 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы Эльвина Шагалиева алды

Районда матур йолалар сакланып килә. Билгеле булганча, һәр елны Сабан туе алдыннан, иң сөйкемле, иң уңган, тапкыр һәм тыйнак кызлар арасында ярыш уза. Шушы көннәрдә Комсомолец поселогында урнашкан «Браво» арт-үзәгендә «Сабан туе гүзәле - 2017» бәйгесе узды. Район Сабан туенда алтын таҗны киеп, районның иң сылу һәм иң булган гүзәле...

«Сабан туе гүзәле - 2017» бәйгесенең җиңүчесе таҗына Эльвина Борһанова (Теләнче Тамак, 21 яшь), Айсылу Гыйльфанова (Боерган, 18 яшь), Йолдыз Мәүләвиева (22 яшь), Гөлназ Нурмиева (Биклән, 19 яшь), Эльвина Шагалиева (Мәләкәс, 17 яшь), Айгөл Шәрәфиева ( Калмаш, 21 яшь) һәм Ралина Ванеева (Кече Шилнә, 17 яшь) дәгъва кылдылар. Жюри әгъзалары арасында «Башкортстан гүзәле» исеменә лаек булган, хәзерге көндә район мәдәният бүлегенең кадрлар буенча баш белгече Резедә Алмакаева, «Күзкәй АвтоДвор» комплексы җитәкчесе Радик Биков, Боерган авылында эшләп килүче «Ихластан» эшкәртү цехы җитәкчесе Айрат Арсланов, «Юл буенда» җәмгыятенең генераль директоры Фаяз Закиров, «Пчелка» хореографик коллектив җитәкчесе Светлана Альфиш бар иде.

Беренче бәйгедә чибәрләребез чын татар телендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен укырга тиешләр иде. Барлык гүзәлләребез дә әлеге биремне югары дәрәҗәдә үтәде. Шагыйрьнең уй-кичерешләрен дә, шигырьнең төп темасын да тамашачыга күрсәтә алдылар. Әмма жюри әгъзаләре әлеге биремне иң яхшы итеп, Айсылу Гыйльфанова үтәде, дип таптылар - аңа иң күп баллар бирелде.

Икенче бәйге - татар халкының милли ризыкларын пешерү белән бәйле шаян видео төшереп, тамашачыга тәкъдим итү иде. Гүзәлләребезнең кайсысы кош телен сайлаган, икенчесе - кыстыбый, кемдер - бәлеш, токмач, шәңгә һәм чәкчәк пешергән. Кызлар бу биремне дә шәп үтәделәр. Һәркайсысы видео төшергәндә шаянлык та кертергә, тапкыр, зирәк булырга һәм ниндидер яңа нәрсә уйлап табарга да җитешкән. Барча тамашачыга да Эльвина Борһанованың видеосы ошады. Эчләр катканчы көлдек, видеода төшкән кешеләрнең артистлыгына таң калдык.

Өченче бәйге - иҗади бәйге иде. Һәрбер гүзәлебез үзенең сайлавы буенча берәр номер тәкъдим итәргә тиеш булды. Кызлар шөгыльләре, сәләтләре һәм осталыклары белән таң калдырды. Эльвина Борһанова татар халык биюен тәкъдим итте, Айсылу Гыйльфанова бер чибәр егет белән вальс биеде, Йолдыз Мәүләвиева тирә-юньгә танылырга өлгергән, Иске Абдул авылыннан игезәк Габидуллиннар белән бергә җыр башкарды. Бөтен зал дәррәү күтәрелеп, аларга кушылды. Гөлназ Нурмиева үзе язган эссене яттан сөйләп китте. Мин әлеге кызда нәфис сүз осталыгы бар икән дип уйлап куйдым. Эльвина Шагалиева барча тамашачыга бик матур җыр бүләк итте, сәхнәдә үзен чын җырчы кебек тотты. Ә Айгөл Шәрәфиева «Карлы яңгыр» җыры белән күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Ралина Ванеевага килгәндә, әлеге чибәребез, гомумән, барчабызны таң калдырды. Ралина чын осталар сыман баянда уйнады. 17 яшьлек кызның баянда татар көйләре уйнавы һәркемнең күңеленә хуш килде.

Дүртенче бәйгедә чибәрләребез сәхнәгә бергә чыгып, төрле халык биюләрен башкарырга тиешләр иде. Монда кызларыбызның мөлаемлыклары, зифалыклары, нәфислекләре таң калдырды.

Иң соңгы бәйгедә кызлар купшы күлмәкләрен киеп, йөреп күрсәтте. Һәрберсенең чыгышы кечкенә бәйрәм булды - күлмәкләре, гүя һавадагы йолдызлардан чигелгән, җем-җем киләләр. Аеруча, Айсылу Гыйльфанованың күлмәген әйтеп үтәсе килә. Яшел хәтфә кебек материалга татар халкының милли бизәкләре көмеш белән чигелгән иде. Күз явын алырлык!

Бәйгеләр тәмамланганнан соң, җюри әгъзалары түбәндәге нәтиҗәләр ясадылар. «Иң оста җырчы» номинациясендә - Айгөл Шәрәфиева, «Иң сылу кыз» - Ралина Ванеева, «Иң шаян кыз» - Йолдыз Мәүләвиева, «Нәфис сүз остасы» - Гөлназ Нурмиева, «Иң зәвыклы кыз» номинациясендә Эльвина Борһанова җиңү яуладылар. Менә иң дулкынландыргыч минутлар. Ике кыз гына калды, «Сабан туе гүзәле» исемен кем яулар? Эльвина Шагалиева, әллә инде Айсылу Гыйльфановамы? Жюри әгъзалары әйтүенчә, кызларның икесе дә «Сабан туе гүзәле» исемен йөртергә лаеклы. Шулай да, җиңүче берәү генә була. Айсылу Гыйльфанова «Чын татар кызы» дип табылды, ә «Сабан туе гүзәле - 2017» бәйгесенең алтын таҗын Мәләкәс авылы кызы Эльвина Шагалиевага алды. Зифа буйлы, мөлаем йөзле Эльвина тыйнак кына сәхнәдән барсына да зур рәхмәт әйтте.

- Нинди була соң ул татар кызы? Минемчә, аның сөйләгән сүзе урынлы, кигән киеме килешле, бер эштә дә сынатмый торган, халкын, милләтен сөюче, зифа буйлы, озын толымлы, уңган, кыю, максатчан, акыллы, тыйнак, гореф-гадәтләрен саклаучы, нәселенә тап төшермәүче булырга тиеш ул. Бирегә җыелган кызларыбыз нәкъ шундыйлар! - диде жюри исеменнән Айрат Арсланов.

Гүзәлләребезнең һәркайсысына бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Шунысы сөендерә: жюри әгъзалары һәрберсе үзенең бүләге белән килгән иде. Бәйрәм тәмамланганнан соң, мин чибәрләрнең үзләре белән сөйләшеп алдым.

- Әлеге бәйге минем сессия чоры белән туры килде. Шуңа да әзерләнергә бик аз вакыт эләгә иде. Шулай да, минем өчен җан аткан кешеләрнең йөзенә кызыллык китермәдем, дип уйлыйм. Барча туганнарыма, якыннарыма рәхмәт әйтәм, - диде Теләнче Тамак авылы кызы Эльвина Борһанова.

- Бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын әйтеп үтәсе килә. Икенчедән, бәйгегә әзерлек чорында мин үземә яңа дуслар таптым. Әти-әниемә, апа белән җизнәйгә, безнең авылның мәдәният йорты мөдире Рәхилә Фәттаховага, мине әлеге бәйгегә әзерләгән барча кешегә зур рәхмәт. Сез минем олы терәгем булдыгыз! - диде Боерганнан Айсылу Гыйльфанова.

- Якыннарым минем җиңүемә ышандылар, шуның белән миңа көч биреп тордылар. «Сабан туе гүзәле - 2017» исеменә тап төшермәскә, әлеге исемне горур йөртергә вәгъдә бирәм, - диде Эльвина Шагалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев