Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кырым фестиваленнән алдагы эшчәнлегебезгә яңа көч туплап кайттык

Иҗат кешесе гел эзләнүдә бит ул. Бер урында гына торуны без артка бару кебек хис итәбез. Шуңа күрә сәхнә кешеләре конкурс-бәйгеләрдә һәрдаим катнашып торырга ашкына. Без дә шундыйлардан. Һәм якташларыбыз белән иҗат уңышы бәхетен уртаклашасыбыз килә.

Март-апрель аенда Ставрополь краенда «Радость планеты» региональ иҗади ижтимагый оешмасы оештырган «Верь в свою звезду!» VII Халыкара конкурс-фестивалендә читтән торып катнашу бәхетенә ирешкән идек. Без анда интернет аша үзебезнең видеочыгышыбызны җибәрдек һәм конкурс нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Шулай ук (28 июль - 6 август көннәрендә) «Крым - другое измерение» II Халыкара фестиваленең финалында катнашу өчен призлы сертификатка ия булдык. Кырым Республикасына сәяхәткә без бик горурланып әзерләндек, шул ук вакытта күңелебездә бераз каушау хисләре дә бар иде. Ул фестиваль Черноморскида үткәрелде. Гүзәл табигатьле Кара диңгез буенда урнашкан шәһәргә аяк басуга озын юлда күргән юл мәшәкатьләре, ыгы-зыгы «юып алгандай» юкка чыкты! Бу якларда яшәүче кырым татарлары безнең як кешеләре кебек бик тә кунакчыл, ачык йөзлеләр икән! Халыкара конкурс шәһәрнең мәһабәт мәдәният йортында үткәрелде, конкурста Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Белоруссия, Молдова, Чечня, Адыгея, Кырым, Саха республикаларыннан, Ямало-Ненец округы, Чиләбе, Пенза, Пермь, Краснодар өлкәләреннән, Ставрополь краеннан, хәтта Ирландия, Швециядән һ.б. илләрдән килгән чыгыш ясаучылар бар иде! Ә менә безнең туган республикабыз Татарстаннан безнең гаиләбез - бердәнбер булды! Кырымлылар безнең республиканы бик яхшы белүләренә һәм Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановны бик тә хөрмәт итүләренә инандык. Безнең беренче чыгышыбыз Р.Сафинның «Кыр казлары» шигыре һәм авылдашыбыз М.Зәйнуллинның «Киек казлар» җырына нигезләнеп эшләнгән «Кыр казлары - киек казлар» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышланган иде. Чыгышыбыз татар телендә яңгыраса да, мәртәбәле жюрида утыручы Белоруссия, Молдова, Кырым, Ставрополь вәкилләре күренекле җырчы Ольга Горничар, «Юнеско» клубыннан Евгения Урсу, Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары Исмет Заатов, мәдәният колледжы укытучысы Анна Макееваларда зур кызыксыну уятты, алар бу хисләрен бүләкләү тантанасында да билгеләп үттеләр һәм безгә конкурсның махсус бүләге - «Чаша дружбы» кубогы тапшырдылар. Ә икенче чыгышыбыз «Мин яратам сине, туган халкым!» дигән композиция минем үзем иҗат иткән шигыремә нигезләнеп эшләнде. Мин сөйләгән вакытта Нәзир Гыймазетдинов курайда татар халык көйләрен башкарды. Шушы чыгышыбыз белән без Лауреатлар турнирында II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдык. Без дә, үз чиратыбызда, әлеге региональ иҗади иҗтимагый оешмасының президенты Лариса Базалеевага район тамгасы булган стена сәгате, китаплар, блокнотлар һәм башка бүләкләр тапшырдык.

Тормышта һәр нәрсәнең үз вакыты була, диләр. Без дә, ничәмә-ничә еллар мәдәният өлкәсендә үз хезмәтебезне яратып башкарып килеп, Кырым якларында бу фестиваль-конкурста катнашып, Аллаһ тарафыннан шундый зур бүләкләргә ирештек. Сәхнә кешесе өчен иң зур бәхет бу. Бүләкләр әзерләп озатып калган район җитәкчелегенә рәхмәт. Хәзер исә зур дәрт белән яраткан хезмәтебезне башкарырга, үз туган ягыбызда яшәргә, иҗат итәргә, тагын да шулай уңышларга ирешергә язсын иде, дигән теләктә калабыз.

Дилбәр ГЫЙМАЗЕТДИНОВА.
Яңа Бүләк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев