Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда Нәүрүз бәйрәме була

Татарстан халыклар ассамблеясы Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра. 25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклар ассамблеясы матбугат хезмәте җиткерә. Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан...

Татарстан халыклар ассамблеясы Казан ипподромы Хан сараенда концерт программасы оештыра.

25 мартта Казан ипподромы мәйданындагы Хан сараенда Нәүрүз бәйрәме булачак. Бу хакта Татарстан халыклар ассамблеясы матбугат хезмәте җиткерә.

Нәүрүз яисә «иранча Яңа ел», Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда язын, көн белән төн тигезләшкәндә, билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан кайбер илләрдә озын яллар бирелә.

Татарстан халыклар ассамблеясына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы тәкъдим итәчәк, милли традицияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли ризыкларыннан авыз итү мөмкин булачак.

Бәйрәм Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев