Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Иске Казан түгәрәк уены»ннан районның алты коллективы җиңүче дипломы белән кайтты

Биектау районының Шәпше авылында үткән бөтенроссия «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестиваль-конкурсында районның фольклор коллективлары һәм аерым солистлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты.

Боерган авыл җирлегеннән мөнәҗәтләр дуэты белән Кадрия Нәбиуллина һәм Фәйрүзә Габидуллина, Күзкәй авылыннан «Тамчы» балалар фольклор ансамбле - беренче дәрәҗә дипломга, Иске Җирекленең «Җакын туганнар» керәшен фольклор коллективы, Бордының «Борды-Чишмә», Мәләкәснең «Питрау-Бәләкәч» балалар фольклор коллективлары, «Татарстан» совхозы поселогының «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле икенче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

Фестивальдә катнашучыларның берничәсе белән без дә элемтәгә кердек, аларның әлеге чарадан нинди тәэсирләр белән кайтуларын белештек.

Күзкәй авылындагы «Тамчы» балалар коллективының оешканына әле бер генә ел. Шул вакыт аралыгында алар районда шактый чыгышлар ясарга, узган ел беренче тапкыр «Иске Казан түгәрәк уены»ның зона турында катнашырга өлгерделәр инде. Ансамбльне Гөлфия Әхмәтҗанова җитәкли. Бу юлы алар Казанга «Сыер саклау» дип аталган фольклор чыгышы белән барганнар. Күренештә шулай ук өлкәннәр - авылдашлары Рафис Хәсәнов һәм Кәүсәрия Хафизова катнаша. «Коллективның уңышларында аларның роле бик зур. Беренче дәрәҗә диплом алуга балалар бик сөенделәр. Жюри бу турыда игълан иткәч, күзләренә яшьләр килде», - ди авылның мәдәният йорты директоры Гөлнур Шәйхуллина.

Иске Җирекленең «Җакын туганнар» фольклор ансамбле - шулай ук бер ел элек кенә оешкан коллектив. Беренче чыгышларын алар узган җәй Ибану (Иванов день) бәйрәменә әзерләгән булганнар. Бу өлкән яшьтәгеләрдән торган коллектив. Андагыларның күбесе бер-берсенә туганнар, шуңа ансамбльләренә дә «Җакын туганнар» дип исем биргәннәр. «Беренче мәртәбә республикага быел Олы көн бәйрәмендә чыктык. Аңа кадәр Яр Чаллыда Нардуганда катнашкан идек. Көздән һәрберебез үз көче белән сәхнә күлмәкләре тектерде», - дип сөйли ансамбльнең җитәкчесе Марина Казанцева. «Иске Казан түгәрәк уены»нда алар җыр номинациясендә ике номер белән чыгыш ясаганнар - баянсыз гына озын көй башкарганнар һәм тамашачы игътибарына Иске Җирекле такмакларын тәкъдим иткәннәр.

Мәләкәснең ярты ел элек кенә оешкан «Питрау-Бәләкәч» коллективына башлангыч сыйныф укучылары йөри. Барысы 10 бала. Республика дәрәҗәсендәге чарага беренче мәртәбә чыгулары. Алар вокаль ансамбльләр номинациясендә керәшен җырларыннан тезмә башкарганнар.

Гомумән алганда, «Иске Казан түгәрәк уены»ның йомгаклау чарасында республиканың 21 районыннан барысы 52 фольклор коллектив һәм солистлар чыгыш ясады. Барысы 400ләп кеше катнашты. Фестиваль 2010 елдан башлап, һәр елны үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев