Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов турындагы имеш-мимешләр дөресме?

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга "Гөлсирингә - өч кияү" исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң? - Өч кияү дигәннәре...

Ваһапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның өч кияү арасында сайлануы турында язган идек. Хәтерләсәгез, җырчы тамашачыга "Гөлсирингә - өч кияү" исемле программа да тәкъдим иткән иде. Хәзер исә Гөлсириннең сайлау мөмкинлеге юк, чөнки өч егетнең икесе бу исемлектән төшеп калган. Шулай итеп, Гөлсирин кайсы кияүне сайлаган соң?


- Өч кияү дигәннәре ул - Рәнис Габбазов, Азат Абитов һәм Артур Шөгаепов иде. Ләкин Рәнис Габбазовның очрашып йөри торган сөйгән кызы бар, аларның мәхәббәтенә сокланам, бәхет телим. Артур Шөгаепов исә Башкортстанга күченеп китте, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлсирин Абдуллина.


- Гөлсирин, Азат белән сезнең турында күптәннән имеш-мимешләр йөри. Сез, чынлап та, бергәме?


- Без Азат белән гел бергә, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз. Үзара яхшы мөгалләмәдә булуыбыз безнең дуэтларда да чагыла дип уйлыйм. Азатның кызлар кызыгырлык чибәрлеге, буй-сыны бар. Ул - искиткеч акыллы, игътибарлы, ярдәмчел кеше. Без - бик яхшы дуслар.


- Димәк, сезне бергә күрү өмете бар?


- Өмет һәрвакыт бар!


- Гөлсирин, синең өчен егет кешедә нинди сыйфатлар мөһим?


- Тырышлык, эш сөючәнлек, юмартлык. Шулай ук егет кеше тәрбияле һәм хатын-кызга карата ихтирамлы булырга тиеш.


Эльвира ШАКИРОВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев