Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында «Балкыш»лылар егерменче тапкыр балкыды

Балаларның «Балкыш» сәнгать фестивале быел районда егерменче тапкыр үткәрелде. «Энергетик» мәдәният сараенда узган гала-концертта 154 бала катнашты. Чарада барлыгы 4 балалар бакчасыннан һәм 18 мәктәптән 17 коллектив һәм 11 солист чыгыш ясады.

Фестиваль 16 гыйнвардан 10 февральгә кадәр уздырылган мәктәп этабыннан башланган иде. Анда балалар «Вокал», «Хореография», «Инструменталь музыка», «Фольклор», «Конферансье» һәм «Халык ансамбле» номинацияләрендә иҗади көчләрен сынадылар. Аннары Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу, Иске Абдул мәдәният йортларында зона бәйгеләре дәвам итте. Бу турда 549 бала катнашты. Алар арасыннан 60 концерт номеры финалга чыкты һәм жюри шуларның 24ен гала-концертка сайлап алды.

20 ел дәверендә «Балкыш» фестивале аша 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге 10 меңләп бала үткән. Алар арасында бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы танылган артистлар бар. Видеоязмалар аша алар бүгенге балкышлыларга, аларның чыгышларын карарга килгән күпсанлы тамашачыларга үзләренең котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерделәр, рәхмәтләрен әйттеләр. Иҗат юлларында «Балкыш»ның беренче баскыч булуын, һөнәр сайлаганда фестивальнең зур роль уйнавын билгеләп үттеләр. Сәхнәгә элеккеге еллардагы катнашучыларның фотолары да эленүе бәйрәмгә үзенә бер матур төсмер өстәде.

Гала-концертның башында фестивальне оештыручыларның, аның үсеше өчен үзләреннән өлеш кертүчеләрнең исемнәре аталды. Ул вакытта район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгән һәм бәйгене башлап җибәргән Галия Гәрәева 20 ел элеккеге хатирәләре белән уртаклашты. Бүгенге бәйрәмне ул «Балкышның балкышы» дип атады.

Гала-концертның номерларын Новотроицкое авылының «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни кыз Анастасия Малышева «Юбилеең белән, Балкыш!» дип аталган шигырь белән башлап җибәрде. Бакча мөдире Татьяна Гусева шигырьне махсус шушы кичәгә атап язган. Сәхнәгә бакча яшендәге берничә бала һәм коллектив чыкты, алар берсе дә өлкәнрәк абый-апаларыннан калышмады. Күзкәйдән Әмир Шәйдуллин татар биюе белән, Яңа поселогыннан Әминә Дәүләтова «Саумы, кояш!» җыры белән, Түбән Суыксуның «Шома бас» коллективы «Шәл бәйләдем» биюе белән тамашачыны сокландырды.

Аерым солистлар коллективлардан чагыштырмача кимрәк булса да, һәр чыгыш ясаганы үз номерын бар күңелен биреп, шигырь сөйләсә - сәнгатьле итеп, җырласа - моңлы итеп, көчле тавыш белән башкарды.

24 номерның 5есе фольклор коллективлары чыгышы иде. Алар - Иштирәк мәктәбе укучыларының «Йолдызчык» коллективы, Теләнче Тамакның «Сәйлән»е, Күзкәйнең «Тамчы»сы, Бордының «Чишмә» һәм Мәләкәснең «Питрау» коллективлары. Элеккеге уеннар, такмак-такмазалар, гомумән, халык фольклорының барлык төрләре киң чагылды аларда. Район башлыгы Васил Хаҗиев та сәнгатьнең менә шушы төренә игътибарны киметмәскә чакырды, борынгы йолаларыбыз онытылмасын, диде. «Балалар сәхнәдә ут чәчеп торалар. Ә моның артында оештыручыларның, аларны әзерләүчеләрнең күпме хезмәте ята. Без мондый талантлы балалар белән горурланабыз һәм киләчәктә дә аларга уңышлар, тагын да үсүләрен телибез», - диде ул.

Район фестиваленең быелгы җиңүчеләре Казанга балалар халык иҗатының «Без бергә!» дип аталган республика фестиваль-конкурсына барачаклар. Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль конкурсантларын сайлаганда фольклор коллективларга өстенлек биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев