Кирәк: 300 г кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 аш кашыгы какао, 1 бал кашыгы сода, 2 стакан он. Крем өчен (1 вар.) - 400 г каймак, 200 г май, 1 стакан шикәр комы. Крем өчен (2 вар.) - 2 йомырка, 300 г...
Барлык сыек ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Икенче савытка шикәр комы, он, какао, соданы бергә кушып бутыйбыз. Соңыннан йомыркалы массаны он янына бушатабыз да, тагын бер кат болгатабыз. Камырны майланган табага салып, 50 минут пешереп алабыз. Әзер камырны суытабыз һәм кисәбез. Һәр катламны теләгән крем белән майлыйбыз. Тортны чикләвек, шоколад белән бизәргә мөмкин.
Нет комментариев