Кызыклы һәм файдалы

Игътибар! Социаль челтәрләрдә Сабан туен күчергәннәр, ә бүгенге көнне 1 апрель дип игълан иткәннәр

Җәмәгать! Сезнең белән бик мөһим яңалык уртаклашабыз! Һава торышының бик "уңай" килүе сәбәпле, бүгенге көнне 1 апрель дип игълан иткәннәр, указына шушы секундларда кул куелып ята, ди. Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гидрометеорология үзәге Яр Чаллы шәһтренең Сабан туен да күчереп куйган икән. Ул 8 июль көнне түгел, ә...

Җәмәгать! Сезнең белән бик мөһим яңалык уртаклашабыз!

Һава торышының бик "уңай" килүе сәбәпле, бүгенге көнне 1 апрель дип игълан иткәннәр, указына шушы секундларда кул куелып ята, ди.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гидрометеорология үзәге Яр Чаллы шәһтренең Сабан туен да күчереп куйган икән. Ул 8 июль көнне түгел, ә 2017 елның 10 сентябрендә була. Кайбер кешеләрнең кайбер фаразлары буенча ул көнне әбиләр чуагы булырга тиеш. Сабантуй да сабантуй дип түгел, ә КОМБАЙНТУЙ дип уздырылачак.

Дуслар, бу, әлбәттә, социаль челтәрләрдән алынган шаяру булды. Чаллы Сабан туе үз урынында калды.


Нет комментариев