Кызыклы һәм файдалы

Абрикос кайнатмасы

1 кг абрикосны юабыз, карала башлаган, бәрелгән, кырылган җирләрен кисеп атабыз. Аннары урталай бүлеп, өстенә 800 г шикәр комы салабыз. Савытның капкачын каплап, төне буена шулай калдырабыз. Иртән анда су хасил була. Аннары плитәгә утыртабыз, кайнап чыккач, 2 тапкыр бишәр минут кайнатып алабыз. Икенче мәртәбә куйганда суынып бетәргә тиеш. Өченче...

1 кг абрикосны юабыз, карала башлаган, бәрелгән, кырылган җирләрен кисеп атабыз. Аннары урталай бүлеп, өстенә 800 г шикәр комы салабыз.

Савытның капкачын каплап, төне буена шулай калдырабыз. Иртән анда су хасил була. Аннары плитәгә утыртабыз, кайнап чыккач,

2 тапкыр бишәр минут кайнатып алабыз. Икенче мәртәбә куйганда суынып бетәргә тиеш.

Өченче тапкыр 5 минутка куйганда төшләрен ватып, чикләвекләрен кушабыз. Кайнатма үтә күренмәле һәм сап-сары төстә була. Банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

Фото dachadecor.ru сайтыннан.


Нет комментариев