Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ветеринария берләшмәсе белгечләре витаминлы азык әзерләшә

Бу дүшәмбедә районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, һәр елдагы күркәм гадәт буенча, үзләре шефлык иткән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка терлек азыгы әзерләшергә чыкты. Әлеге эшкә барлыгы егерме бишкә якын кеше җәлеп ителде. Люцерна басуының чабылган алты гектарга якын җирендә үләнне берәр килограммлы бәйләмнәргә җыеп, парлы-парлы итеп бәйләп баралар. Яшь бозаулар өчен файдалы...

Бу дүшәмбедә районның ветеринария берләшмәсе белгечләре, һәр елдагы күркәм гадәт буенча, үзләре шефлык иткән Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка терлек азыгы әзерләшергә чыкты. Әлеге эшкә барлыгы егерме бишкә якын кеше җәлеп ителде. Люцерна басуының чабылган алты гектарга якын җирендә үләнне берәр килограммлы бәйләмнәргә җыеп, парлы-парлы итеп бәйләп баралар. Яшь бозаулар өчен файдалы һәм туклыклы булган мондый «бәйләмнәрне» хуҗалык машиналарында фермага алып кайтып киптерәләр.

- Яфраказык әзерләү атна буе дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә терлек азыгын күбрәк әзерләп куярга тырышачакбыз. Районның барлык оешмалары әлеге эшкә кушылып, район хуҗалыкларына ярдәм күрсәтсәләр, зур файда булыр иде, - диде районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында