Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – уракны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү”

8 август көнне районга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Рөстәм Нургали улы бу көнне Тукай, Минзәлә, Мөслим районнарында урып-җыюның барышы белән танышты. Вертолетта очып иген кырларын караганнан соң, безнең районда "Агрокөч төркеме" нең "Кама" агрофирмасы орлыкчылык заводында булды, Мус. Завод авылы янәшәсендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар, җирлек башлыклары белән очрашты.

"Кама" агрофирмасы районда 27 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар һәм шикәр чөгендере үстерә. Бүгенге көнгә барлык мәйданнарның яртысыннан артыгында урып-җыю эшләре башкарылган, гектардан уртача уңыш 32 центнер тәшкил итә. Яңа төзелгән орлыкчылык заводы 40 мең тонна орлык саклауга исәпләнгән, ул агрофирма кырларын элиталы сортлы орлык белән тулысынча тәэмин итүне күздә тота, дип сөйләде агрофирма директоры Фәнис Газетдинов. Предприятиенең еллык кереме 900 миллион сум булыр дип көтелә. Ул үзен 6-7 елда акларга тиеш. Бүгенге көнгә орлыкчылык заводына хуҗалыклардан 13 мең тонна бөртек кайткан.

Завод әлегә тулы куәтенә түгел, өлешчә генә эшли, монтажлау эшләре төгәлләнмәгән. Биредә Даниядән килгән 6 белгеч эшли. Завод белән танышканда Рөстәм Нургали улы алар белән инглиз телендә аралашты, эшләрендә уңышлар теләде.

Президент район активы белән очрашуда урып-җыюның барышыннан канәгать булуын әйтте. Республиканың күп районнары корылыктан зыян күргән, гаять катлаулы елда бу зонада уңыш начар түгел. Район территориясендә заманча агросәнәгать предприятиеләренең төзелүе дә куандыра, диде ул.

- Табигать шартларының катлаулы килүе сәбәпле, кырлардан без көткән кадәр икмәк җыеп алып булмаячак. Республика буенча тулаем җыем 2 миллион тоннадан артып китте. Бүгенге көннең төп бурычы - урып-җыюны мөмкин кадәр тизрәк төгәлләү, булганын җыеп алу. Һава шартларының үзгәрүе - яңгырлар башлану фаразлана, шуңа күрә дә бар көчне уракка юнәлтергә кирәк, - диде Рөстәм Нургали улы.

Реклама

Президентны эшлекле сәфәрендә озатып йөргән ТР премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та урак темпларын арттыру кирәклегенә басым ясап, хәзерге вакытта һәр көннең, һәр минутның кадерле булуын искәртте. Марат Готыф улы бу көннәрдә урып-җыюда эшне тәүлек әйләнәсе оештыру кирәклеген әйтте. Аграр министр районда игенчелек культурасының югары булуын билгеләп үтте.

Очрашу барышында хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. "Гигант" җәмгыяте җитәкчесе Риф Имамов техниканы яңарту мөмкинлеге биргән 50×50 программасын киләчәктә дә эшләтергә иде дигән теләген әйтте. "Ирек" хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев хуҗалыкларның элеккеге бурычларын реструктурлаштыру мөмкинлеге булмасмы дип сорады. Бәтке җирлеге башлыгы Владимир Борзихин "Чаллы яшелчәсе" җәмгыяте төзегән йортларга юллар сузуда ярдәм итүне сорады. Калмаш җирлеге башлыгы Равия Габдуллина, "Кама Бекон" җәмгыяте ит юнәлешле терлекчелек белән шөгыльләнәчәкме дип кызыксынды. "Андый проект бар, ул эшләячәк," - дип җавап бирде Рөстәм Нургали улы.

Очрашуда Яр Чаллы зонасында авыл хуҗалыгы продукциясен сату базарын булдыру, бәяләр буенча да сөйләшү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында урак авыл хуќалыгы президент Рөстәм Миңнеханов

2
X