Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күзкәй авылында яңа спорт мәйданчыгы эшли башлады

Узган атнаның җомгасында Күзкәй авылында яшәүчеләр, аеруча балалар өчен көтелгән вакыйга булды - авылның үзәгендә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Инде берничә көн дәвамында биредә өлкәннәр һәм балалар шау-шуы тынып тормый, алар биредә рәхәтләнеп футбол, баскетбол уйный, спорт корылмаларында шөгыльләнә.

Республикада бу юнәлештә эшләүче программа кысаларында, районда соңгы елларда берничә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Узган ел, мәсәлән, Түбән Суыксуда һәм Яңа поселогында шундый объектлар эшли башлаган иде. Быел әле күптән түгел генә Биклән авылында яңа мәйданчык сафка басты. Объектларның һәрберсенә республика бюджетыннан 2 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

Әйтергә кирәк, авылларда яңа төзелеш объектларын куллануга тапшыру әле дәвам итәчәк. Тиздән Ташкичүдә 50 урынлык клуб, Аулашта фельдшер-акушерлык пункты, Түбән Суыксуда ветеринария пункты сафка басачак. Биналарны капиталь төзекләндерүгә килгәндә, Татарстан поселогында мәдәният йорты, Комсомолец поселогында, Калмаш, Новотроицкое авылларында - мәктәпләр, сигез җирлектә күпфатирлы йортлар, ике җирлектә фельдшер-акушерлык пунктлары, Иштирәк һәм Бикләндә авыл җирлекләре биналары ремонтлана. Яңа Байлар авылында су челтәре төзелә һәм реконструкцияләнә. Юллар төзүгә килгәндә, бу юнәлештә район өч төрле программада катнаша, барысы 50 млн сумнан артыклык эш башкарыла.

«Авыл җирлекләрендә һәр елны күләмле эшләр эшләнә. Бүгенгесе бигрәк тә кадерле. Бу мәйданчык белән без беренче чиратта балаларны сөендерәбез. Аларга җыелып, спорт уеннары белән шөгыльләнү урыны бик кирәк. Әлбәттә, өлкәннәр өчен дә, гомумән, теләгән һәркем өчен мәйданчыкның ишеге ачык булачак. Иң мөһиме - аны саклап, чиста итеп тотарга, ташландык урынга әйләндермәскә, файдасын күрергә кирәк. Мәйданчыкны киләчәктә тагын да киңәйтү, бу урынны киләчәктә күзкәйлеләрнең ял итү урынына әйләндерү күздә тотыла, - диде объектны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев.

Күзкәй авыл җирлегендә төзү һәм ремонт эшләре әле моның белән генә чикләнми, дип билгеләп үтелде тантанада. Авылның Тынычлык урамында 715 метрда, амбулатория территориясендә юллар төзекләндерелә. Бу эшләр юл фонды исәбеннән башкарыла. Яңа Байларда исә, әйткәнебезчә, су челтәре яңартыла.

Җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев та авылдашларын әлеге күңелле вакыйга белән котлады, мәйданчыкта файдалы итеп ял итәргә чакырды.

Объектны тиз арада һәм сыйфатлы итеп төзеп чыккан подрядчы «АвтоСтройИнком» оешмасына район җитәкчелеге һәм күзкәйлеләр рәхмәтләрен белдерделәр, истәлеккә футбол тубы бүләк иттеләр. Балалар үзләренә мәйданчык булдыручыларга рәхмәтләрен җырлары һәм биюләре аша җиткерделәр.

Мәйданчыкның капкасындагы кызыл лентаны кисү авылның ветераннар советы рәисе Мулланур Сабировка һәм урта мәктәпнең V сыйныфы укучысы Динара Нурмөхәммәтовага ышанып тапшырылды. Балалар инде бирегә уйнарга әзерләнеп, спорт киемнәрен киеп, тупларын алып килгәннәр иде. Ишек ачылуга алар бар мәйданга чәчелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев