Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Хәбәрдар булып яшик

Инде хәбәр ителгәнчә, республикада «Әти-әниеңне һәм якыннарыңны яздыр» акциясе бара. «Якты юл» газетасы да бу көннәрдә үзенең укучыларын барлый: югалтмадыкмы без аларны, языла алалармы? Ни хәл итәсең, матбугатка язылу бәяләре арта бара, әмма атнасына ике тапкыр өегезгә килеп торучы, район тормышын төрле яклап җәһәт яктыртучы басмабыздан мәхрүм калмасагыз иде. Республикабызда...

Күзкәй авылының ветераннар оешмасы рәисе Кәүсәрия Хафизова бу җәһәттән редакциябезгә сөенечле хат юллаган:

«Кадерле редакция! Безнең авылда «Якты юл» газетасын һәр гаиләдә алалар дисәм, арттырып әйтү булмас. Хикмәте шунда, менә алтынчы ел инде авылыбызның игелекле улы, эшмәкәр егетебез - «Күзкәй» ягулык станциясе җитәкчесе Флүр Шафиков авылыбыз өлкәннәрен «Якты юл» газетасына яздырды. Алтынчы ел инде пенсионерларыбыз рәхмәт укый-укый ул күчтәнәч итеп яздырган район газетасын укый. Бу елның икенче яртыеллыгына да 110 гаиләгә Флүр Хатыйпович яздырган «Якты юл» газетасы килеп торачак. Өлкәннәребез аңа бик рәхмәтле. Җылы рәхмәт хисләрен аерым-аерым җиткерә алмыйлар, шуңа күрә аларның гозерен җиткерергә ниятләдем.

Флүр Хатыйпович! Рамазан аенда өлкәннәребезне сөендергән өчен Аллаһы Тәгалә эшләреңне уң итсен, тапкан малыңның бәрәкәтен тоеп, имин гаиләңдә бәхетле булып яшәвеңне тели өлкән авылдашларың».

Редакциябезгә әлеге хат килеп ирешкәч, без үзебез Күзкәй авылындагы почта бүлекчәсенә юл алдык. Ишек бусагасында безне мөлаем ханым - почта бүлеге җитәкчесе Альмира Ситдыйкова каршы алды.

- Биредә, миннән кала, тагын 3 почта хезмәткәре эшли. Айгөл Мөхтәрова, Инзилә Хәмәтова, Гөлназ Хаҗиева - бар да булган, тырыш кешеләр. Хат ташучының эше җиңел түгел. Теләсә нинди һава торышында эшеңне төгәл башкарырга кирәк. Әйтик, Гөлназның биредә эшләвенә 9 ел булды, ул үзенең эшенә үтә дә җаваплы карый, эшеннән ямь табып эшли белә. Күзкәй авыл җирлегендә беренче яртыеллыкка яраткан район газатабызга 150ләп кеше язылды, икенче яртыеллыкка язылу да актив рәвештә бара. Авыл халкы «Якты юл»га яратып языла. Район тормышын, данлыклы сыер савучылар, механизаторлар, спорт алдынгылары, яшьләр тормышын, шулай ук ил-көн яңалыкларын шуннан беләбез бит, үзебезгә рухи азык туплыйбыз. Флүр Хатыйповичка чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, авылдашларын онытмый, гел ярдәм кулы сузарга әзер тора, өлкәннәребезне газетага яздырырга да онытмый. Искиткеч игелекле, мәрхәмәтле кеше ул, - дип сөйләде безгә Альмира Фәрит кызы.

Почта бүлекчәсеннән соң, без озак еллар дәвамында «Якты юл» газетасын яздырып баручы Гөлфия апа Мулләхмәтова янына юл тоттык. Гөлфия апа 40 ел буе сыер савучы булып хезмәт куйган, олы мактауга лаек ханым.

- Мин район газетасының даими укучысы. Бер язманы да калдырмыйча укып барам. Район тормышына кагылышлы һәр әһәмиятле вакыйганы яктыртасыз бит, Алланың рәхмәте. Инде менә алты ел рәттән Флүр энем без - ветераннарга чын мәгънәсендә бүләк ясый - район газетасына яздыра. Безнең өчен олы сөенеч ул. Изге эшләр онытылмый. Ходай Тәгалә аның игелекле гамәлләрен күреп, әҗерен бише белән кайтарсын, һәр башлаган эшләре уң булсын, - дип газетабыз аша изге теләкләрен белдерде Гөлфия Миңлегол кызы.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Матбугатка язылуның санаулы көннәре генә калып бара. Районыбызның бердәнбер мәгълүмат чарасы булган «Якты юл» («Светлый путь») газеталарына язылып калырга ашыгыгыз! Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев