Бәйрәмгә әзерлектә яшьләр актив катнаша
Берничә көннән бөтен ил белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Районда бу чарага әзерлек актив рәвештә бара. Бу көннәрдә сугышта катнашучыларга һәм инвалидларына, сугыш толларына, тыл хезмәтчәннәренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән котлау открыткалары тапшырыла. Шулай ук сугышта катнашучыларга һәм инвалидларына, сугыш...
Кнәз авыл җирлегендә дә 9 Май бәйрәменә әзерлек тулы көченә бара, дип яза газетаның хәбәрчесе, Татарстан поселогы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. 18 апрельдә мәдәният хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр «Без хәтерлибез! Без горурланабыз!» хәйрия акциясе үткәрделәр. Аның кысаларында алар сугыш ветераны Василий Андреевич Тепловның өенә бардылар, аңа истәлекле бүләк тапшырдылар. Фронтта һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Әлеге чарадан соң ук җирлектә «Георгий тасмасы» акциясе үтте. Активистлар ленталар таратып кына калмадылар, үтеп баручыларга Язгы Игелек Атнасы турында да сөйләделәр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер», «Ватан» клублары әгъзалары автомобильләргә «Я помню! Я горжусь!» дигән наклейкалар да ябыштырдылар. Бу чаралар әле 9 Майга кадәр дәвам итә.
«Чиста хәтер» акциясе кысаларында авыл җирлеге белгечләре һәм мәдәният хезмәткәрләре зиратларны җыештырырга, ветераннарның каберләрен тәртипкә китерергә чыктылар. Әйтергә кирәк, халык мәңгелек йортның нинди хәлдә булуына битараф түгел, күп каберләр инде чистартылып куелган. Бу зиратта 72 ветеранның кабере бар. 3 май көнне әлеге изге эшкә «Ватан» патриотик клубы әгъзалары да кушылды. Акция кысаларында активистлар кабер өсләрен кипкән яфраклардан, башка чүпләрдән арындырдылар. Төрле сәбәпләр аркасында караучысыз калган каберләр дә күп, кемнәрнеңдер туганнары, балалары да инде якты дөньяда юк. Күп каберләр сугыштан соң ук барлыкка килгән, чөнки ветераннарның күпчелеге авыр яраларыннан шул елларда ук үлгән. Зиратны чистарту барышында яшьләр Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков белән дә аралаштылар. Ул аларга бу каберләрдә кемнәр җирләнүен, аларның нинди шәхесләр булуын бәйнә-бәйнә сөйләде.
Чаралар һәр җирлектә дәвам итә. Аеруча яшь буын игелекле эшләрдә актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев