Рамазан ае дәвам итә
Изге Рамазан килгәндә, Сөекле Пәйгамбәребез (гәләйһиссәләм) кешеләрне шатландырып болай әйтә торган булган: "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр,...
Изге Рамазан килгәндә, Сөекле Пәйгамбәребез (гәләйһиссәләм) кешеләрне шатландырып болай әйтә торган булган: "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр, кем бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калыр."
Рамазан - гөнаһларыбыздан пакьләну, күңелләребезне сафландыру, күркәм сыйфатларыбызны арттыру ае. "Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз (мәҗбүри) гыйбадәт өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфел (өстәмә) гыйбадәт өчен башка айларда кылган фарызның савабын бирә"- Рамазан аеның өстенлеге турында Пәйгамбәребез (гәләйһиссәләм) шулай дигән.
Ураза сүзе "тыелу" дигәнне аңлата. Уразабыз камил булсын өчен, без ашау-эчүдән генә түгел, ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү, бәхәсләшү, начар уйлау кебек кимчелекләрдән дә тыелырга тиеш. Уразабызның нияте дә дөрес булсын:сәламәтләнү яки ябыгу түгел, ә Аллаһ ризалыгына ирешү, рухи яктан камилләшү.
Көн дәвамында хәтта хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне шакшылыктан, гайбәттән саклап, күңелләребезгә саф уйлар салып йөрсәк, Аллаһның рәхмәте булып, ел буена җаннарыбыз пакь, иман нуры белән тулган булыр.
"Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, тәкъвалардан булырсыз", - дигән Раббыбыз Изге Коръәндә. Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга ашыгыйк. Аллаһыбыз барчабызга хәерле сәламәтлекләр насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкәте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкәте - уразада.
Уразаны кемгә тотмаска рөхсәт ителгән? Балигълык яшенә җиткән, аек акыллы, сәламәт булган һәр мөселман Рамазанда ураза тотарга бурычлы. Сәламәтлекләрен һәм көчләрен кайтаруга өметләрен өзгән кешеләр (ураза тотарга комаучаулаучы хроник авырулар белән чирләүчеләр һәм картлар) уразага керми. Һәм үзләре мохтаҗ булмаса, Рамазан аеның һәр көнендә бер мескенне ашата яки бер ашатырлык акча бирә. Юлчылар ягъни ерак сәфәрдә булучылар һәм сәламәтләнергә өметләре булган авырулар уразаны калдырып тора. Коръәндә әйтелгән: "Әгәр кем дә кем авырса яки юлда булса, шул ук сандагы көннәрен башка вакытта ураза тотсын. Аллаһ сезгә авырлык түгел, җиңеллек тели." (Бәкара:185)
Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов ураза турында мондый хәдисләр белән таныштыра:
Бөтен галәмнәргә рәхмәт, мәрхәмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә болай дип әйткән: "Бер адәм рамазан аен шатланып каршы алса һәм рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр".
Башка хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Әгәр кешеләр рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде" (имам Табарани, Бәйһәкый).
Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Расүлаллаһ галәйһиссәлам: "Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә", - дигән.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бер хәдисендә: "Рамазан - өммәтемнең ае", - дип әйткән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: "Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк", - дигән (Ибне Мәҗә)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев